Авыруны акча дәваламый: белгечләр социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итә

Акчамы, дарумы? Ташламалардан кулланучы кешеләрнең боларның икесенең берсен сайлау өчен 1 октябрьгә кадәр вакыты бар. Сайлау  һәркемнең үз эше булса да, белгечләр, акчага кызыгып, дару алырга мөмкинлек бирә торган социаль пакетны кулдан ычкындырмаска  киңәш итәләр. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, акчаны сайлаган кешеләрнең кире уйлау мөмкинлеге юк, дип кисәтте. Социаль пакетны алу өчен тагын бер ел көтәсе була.

–  Республикада яшәүчеләр аны 1 гыйнвардан 1 октябрьгә кадәр генә сайлый ала. Ел башыннан кемдер ай саен акчасын, кемдер бушлай даруын  ала башлый, – ди ул.  – Дару өчен бирелә торган акчаның суммасы аена 950 сумны тәшкил итә. Әгәр социаль пакет сайласаң, зуррак сумма килеп чыга. Бу очракта авыруга кирәкле бөтен дарулар бирелә. Әлеге ташламадан Бөек Ватан сугышы инвалиды, анда катнашучылар, яуда үлгәннәрнең балалары, Ленинград блокадасында булучылар, төрле бәрелешләрдә булган ветераннар, радиациядән зыян күрүчеләр һәм барлык төр инвалидлар файдалана ала.

Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, күпме генә сөйләп торсалар да, акча сайлап, дарусыз калучылар күп икән. 2 октябрь көнендә үк без белмәдек дип килүче өлкәннәр, әти белән әни ялгышкан, дип мөрәҗәгать итүче балалар бар, ди.

Татарстанда  пациентларның 63 проценты социаль пакеттан баш тарта. Россиядә әлеге сан 82 процентны тәшкил итә. Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче Гөлфия ханым да узган ел, кеше сүзен тыңлап, акча гына алган. Гөнаһ шомлыгына, ярты ел дигәндә авыруы көчәеп киткән. Аңа бик тә кыйммәтле дарулар кирәк булган. Социаль пакетны кабат сайлау мөмкин булмагач, акчаны ил белән җыйганнар. Хәзер инде ул нәрсә сайлыйсын яхшы белә.

– Күкрәгемне алдырган идем. Табиблар, авыруың чигенә, дип сөендерде. Дарулар язып кайтардылар. Кинәт кенә иремнең үлеп китүе авыруны кузгатты. Яңадан онкология диспансерына эләктем. Яман шеш күзәнәкләре үзенекен эшләп, авыру башка урында кузгалды. Дарулар бик кыйммәт. Хәзер инде социаль пакет сайладым, – ди ул.

Республика онкология диспансерының баш табиб урынбасары  Елена Мингалимова, Гөлфия ханым кебек пациентлар, кызганыч, күп, ди.

– Онкология авыруларының кайбер төрләре өчен пациентка аена берничә миллион сум торучы препаратлар кирәк. Кешеләр  уйлап җиткерми, торалар да ташламадан баш тартып, акча ала башлыйлар. 950 сумга  ай буена җитәрлек нинди дару алып булсын? Безгә елап та килүчеләр бар. Әмма барлык очракларда да ярдәм итә алмыйбыз. Кайчак авыруны дәвалау өчен дару табып була, кайвакыт юк. Шуңа да социаль пакеттан баш тартмасалар иде, – ди ул.

Табиблар пандемия аркасында хроник авыруларның кискенләшеп китүе хакында тагын бер кат искә төшерде.  Татарстанның штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким искәрткәнчә, ковид вакытында йөрәк-кан системасына зур зыян салына.

–  Короновирус аркасында кан куерып, тромблар барлыкка килә.  Авыруларны  хастаханәдә генә дә дәвалап бетереп булмый, өйгә чыккач та кан сыегайтучы дарулар эчәргә кирәк була. Алар арзан тормый, шуңа да социаль пакеттан баш тартмасалар иде, – ди ул.

Сүз уңаеннан, журналистлар  Фәридә Яркәевадан коронавирус белән авыручыларга дәүләттән бушлай бирелергә тиешле дарулар хакында да сорашты. Баксаң, әлегә бу дарулар бетеп киткән. «Кичә бу проблеманы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына җиткердек. Тиздән дарулар кайтачак», – дип ышандырды министр урынбасары.

Очрашуда шикәр авыруы белән интегүчеләр хакында да сөйләштеләр. Алар арасында да социаль пакеттан баш тартып, аннары тиешле даруны ала алмыйча йөрүчеләр бар икән. Табиблар сүзләренә караганда,  аларны берничек тә дарусыз калдырырга ярамый. Гомерләрен бары тик дару гына озайта. Кан составын тикшереп тору җиһазы  һәм помпа өчен аена 150 мең сум кирәк икән. Астма  белән авыручыларга да  кайчак миллионлаган сум торучы дару кирәк булып чыга.

– Әгәр кеше социаль пакет сайлый икән, ул үзенә кирәкле барлык даруны бушлай ала. Кайчак кайбер дарулар даруханәдә булмаса да, аны  Сәламәтлек саклау министрлыгының үзәкләштерелгән сату-алу бүлегеннән табып булачак. Әгәр республикада яшәүче социаль пакет тиешле кешеләр барысы да аны сайласа, федераль бюджеттан республикага дарулар өчен өстәмә 4,5 млрд  сум акча бирелер иде. Күпләрнең акча сайлавы аркасында безгә бары тик 1,8 млрд сум гына бирелә, – диде Фәридә Яркәева.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү