Киләсе елдан пособиеләр алу җиңеләя

Киләсе елдан башлап, Россиядә түләүләр һәм пособиеләр алу өчен гариза һәм документлар тапшырырга кирәк булмаячак: аларның барысы да автомат рәвештә исәпләнеләчәк. Сүз пенсияләр, бала туганда бер тапкыр түләнелә торган акча, компенсация, пособиеләр (вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособиеләрне кертеп) турында бара.

Мондый адым халыкка пособиеләр, компенсацияләр алуны җиңеләйтәчәк. Хәзерге вакытта теге яки бу пособие алу өчен гариза, кайбер очракларда документлар һәм белешмәләр дә тапшыру шарт. Алга таба акча күчертү өчен счет реквизитларын гына тапшырырга кирәк булачак.


Фикер өстәү