Хөкүмәт йортында 2027–2029 елларда республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре һәм киләсе елга Татарстан тупланма бюджеты фаразларына багышланган киңәшмә узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Икътисадның хәзерге торышы турында республика Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бу елның сигез аенда тулай төбәк продукты 4,2 триллион сумнан артып киткән, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 2,7 процентка күбрәк бу. Сәнәгать җитештерүе индексы – 105,2 процент. Ел башыннан бирле 778 миллиард сум күләмендә инвестиция җәлеп иткәннәр.
– Хәзерге үсеш күрсәткечләрен, янаган куркынычларны, предприятиеләрнең үсеш фаразларын һәм гамәлгә ашырыла торган проектларны исәпкә алып, 2026 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты үсеше 102 процент дәрәҗәсендә бәяләнә, – диде министр.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, фараз күрсәткечләренә ирешү өчен предприятиеләрнең тотрыклы һәм имин эшләвен тәэмин итү, шулай ук җитештерүне планнан тыш туктату куркынычын булдырмау зарур. Билгеле ки, икътисадның төп үсешен сәнәгать тармагы тәшкил итә. Аңа тулай төбәк продуктының 45 проценттан да күбрәге туры килә. Нефть чыгару тармагы да акрынлап көчәя бара, диделәр утырышта. Ә менә азык-төлек, текстиль, төзелеш материаллары, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү, металлургия, машина төзелеше кебек юнәлешләрдә җитештерү күләме кимегән. Моның нәтиҗәсе буларак, республиканың 17 районында күрсәткечләр төшкән. «Хәзерге шартларда предприятиеләрнең финанс хәле начараю куркынычын вакытында ачыклау һәм алар җитештерүне киметүгә, салым бурычлары барлыкка килүгә китергәнче, тиешле чаралар күрү мөһим», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Бу елның сигез аенда Татарстанда төзелеш эшләре күләме – 600 миллиард сум (үсеш – 0,9 процент), авыл хуҗалыгында – 216 миллиард сум (1,6 процент), ваклап сатуда – 1,3 триллион сум (7 процент) күләмендә фаразлана. 2027 елда үсеш акрынаячак дип көтелә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов бу елның җәендә логистика складларына пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күргән эшкуарларга да аерым тукталды. «Логистика объектлары зыян күрү һәм эшкуарларның үз товарларын югалтуга бәйле вазгыятьне исәпкә алып, Россия Хөкүмәте бизнеска максатчан ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Мондый чаралар республика дәрәҗәсендә дә каралган. Район башлыкларына алар турында мәгълүмат җиткерергә кирәк», – диде ул. Эшмәкәрләргә ташламалы микрозаемнар һәм киңәш-табыш вәгъдә иттеләр.
2027 елда Татарстан тупланма бюджеты керемнәре – 619,1 миллиард сум, чыгымнар – 627,6 миллиард сум, бюджет кытлыгы 8,5 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана. Соңгысы – кимү юлында. 2029 елда әлеге күрсәткеч 3,5 миллиард сум булырга мөмкин.
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов бүгенге көн турында да әйтте. 2026 елның сигез аенда республика тупланма бюджеты керемнәре 511,3 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 429,3 миллиард сум. «Бюджет керемнәре хезмәт хакын, социаль түләүләрне һәм пособиеләрне вакытында түләргә, илкүләм проектларны финансларга һәм инвестицион программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирде», – диде ул. Сүз уңаеннан, 2027 елда реаль хезмәт хаклары 2,4 процентка артачак дип фаразлана.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, утырышта яңгыраган күрсәткечләрне бюджетны эшләгәндә нигез итеп алырга кирәк булачак. Татарстан Рәисе, кыенлыкларга карамастан, барлык планлаштырылган республика программалары сакланып калачак, диде. Хезмәт хакларын арттыруга акча каралуын әйтте. Боларның барысын да тәэмин итү өчен алга таба да тырышып эшләргә кирәк булачак, әлбәттә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика икътисадына бәйле вазгыять макроикътисадый һәм геосәяси вазгыятькә бәйле, хәлләр яхшы якка да, начар якка да үзгәрергә мөмкин. «Районнарга мөрәҗәгать итеп әйтәм: кытлыксыз, килештерелгән бюджет кабул итәргә кирәк. Барлык өстәмә керемнәр – алар сезнеке һәм беркая да китми», – диде Татарстан Рәисе. Татарстан бюджеты турында закон проектын Дәүләт Советына октябрьдә карауга кертергә ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез