Объектны төзү турындагы карарны Россия Хөкүмәте август аенда кабул иткән. Учреждение 3 мең кешегә исәпләнә. Бер урында төрле режимлы төзәтү колонияләре, шулай ук тикшерү изоляторы урнашачак. Бу хакта Казанда узган Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре Советының XI утырышында билгеле булды.
Очрашу урыны – Татарстан
Россия тарихта икенче тапкыр совет әгъзаларын кабул итә. Халыкара делегацияләр беренче тапкыр Татарстан башкаласында җыелды. Очрашу Россия, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан тармак ведомстволары башлыкларын берләштерде. Утырышны ачып, Россия Җәзаларны үтәүнең федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев очрашуда катнашучыларны сәламләде.
– Сезне Россиядә, Татарстанда күрүемә чын күңелдән шатмын. Безнең өчен хезмәт батырлыгы шәһәрендә делегацияне кабул итү зур мәртәбә. Мондый очрашулар безнең хезмәттәшлеккә һәм уртак бурычларны хәл итүгә омтылуыбызны раслый, – дип белдерде ул. Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Бердәмлек илләренең пенитенциар системалары бүген замана белән бергә атлый. Цифрлы технологияләргә күчә. Уртак эш тәҗрибә белән уртаклашырга гына түгел, ә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә кирәкле алымнар кулланырга да мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады Гостев.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, совет утырышын Казанда уздыру республиканың халыкара форумнарны оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм безнең казанышларга лаеклы бәя бирә, дип билгеләп үтте. Татарстан, Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән алдынгы төбәкләренең берсе буларак, халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлектә бик теләп катнаша, БДБ илләре партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерә. Без традицияләрне, илләребез арасында урнашкан ышанычны кадерен беләбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Илдә җинаятьчел вәзгыятьне контрольдә тотуда Советның роле бәяләп бетергесез. Совет бердәмлек киңлекләрендә пенитенциар системаларны үстерү тармагын билгели торган карарлар кабул ителгән абруйлы мәйданчыкка әверелде. Нәкъ менә шундый мәйданчыклар аша заманча авырлыкларга каршы торуның бердәм юнәлеше төзелә, җәзаларны үтәү механизмнары камилләштерелә һәм хокукый хезмәттәшлек ныгый», – диде Рәис.
Яңа комплекс
Утырышта катнашучыларга видеоэлемтә аша Россия юстиция министры Константин Чуйченко мөрәҗәгать итте. Ул заманча таләпләргә җавап бирергә һәм гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне гарантияләргә сәләтле нәтиҗәле хокукый механизмнар булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Югары технологияле алым мисалы буларак ул Казандагы яңа тикшерү изоляторын китерде һәм 2030 елга Татарстанда 3 мең урынлык күпфункцияле учреждение төзелүен игълан итте. Яңа комплекс бер урында төрле режимдагы тикшерү изоляторларын һәм колонияләрне берләштерәчәк. Төзелештә заманча технологияләр һәм инженерлык чишелешләре кулланылачак. Комплекс территориясендә хөкем ителгәннәрне эшләтү һәм укыту өчен шартлар тудырылачак, шулай ук сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәкләр.
– Илнең төрле төбәкләрендә мондый күпфункцияле объектлар төзү гамәлдәге учреждениеләр санын һәм аларны тоту чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты министр.
БДБ пенитенциар хезмәтләре җитәкчеләре Советы Рәисе –Үзбәкстан Эчке эшләр министрлыгы каршындагы җәзаны үтәү департаменты башлыгы Азизхон Умархонов Казанда эшне оештыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм чараны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.
Лаеклы шартлар
Утырыш тәмамлангач, Аркадий Гостев журналистлар белән аралашты. Ул ассызыклаганча, хөкем ителүчеләр өчен лаеклы шартлар тудыру – гомумдөнья таләбе.
– Системаның нәтиҗәлелеге кырыслыкта түгел, ә лаеклы яшәү шартларын катгый дисциплина белән яраштыруда. Режим һәм эчке тәртип кагыйдәләрен үтәү хөкем ителгәннәргә җәмгыятьтә тормышка җайлашырга ярдәм итә. Иректән мәхрүм итү үзеннән-үзе җитди җәза булып тора. Шуңа күрә уңай шартлар тудыру гадел хөкемгә каршы бармый, ә, киресенчә, системаның төп максатына – шәхесне төзәтүгә ирешергә ярдәм итә, – дип ачыклык кертте Аркадий Гостев. Ул шулай ук бүгенге көндә Россиядә 50 мең кешене урнаштыруга исәпләнгән 397 төзәтү үзәге эшләве турында сөйләде. Хәзер аларда 28 меңнән артык хөкем ителүче җәза үти. Үзәкләрнең 70 проценты шәхси предприятиеләр базасында төзелгән, калганнары – Җәзаларны үтәүнең федераль хезмәте учреждениеләре базасында.
– Төзәтү үзәге колониядән аерылып тора. Хөкем ителгәннәргә кибеткә чыгарга яки якыннары белән очрашырга рөхсәт ителә, – дип аңлатты спикер. – Хөкем ителүчеләр төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалыктан алып тегү производствосына кадәр төрле өлкәләрдә җәлеп ителгән. Күпләр бүген оборона-сәнәгать комплексында хезмәт куя. Эш кешеләргә үзләрен акча белән тәэмин итәргә генә түгел, җәмгыятькә дә файда китерергә мөмкинлек бирә. 1 сентябрьгә хөкем ителүчеләрнең уртача хезмәт хакы 44 мең сум. Спикер җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә уңай динамика булуына да тукталды. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Россиядә теркәлгән җинаятьләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,2 процентка кимегән. Сүз уңаеннан, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны 20 процентка кимерәк кылынган.
Утырышка йомгак ясап, Аркадий Гостев көн тәртибе бик бай булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, катнашучылар җинаятьчеләрне җәзалауның хокукый нигезләре һәм тәрбия процессын оештыру турында фикер алыштылар. Экстремизмга каршы халыкара көрәш тәҗрибәсен кертү һәм төрмәләрдә тоту шартларын яхшырту мөһим темалар булды. Моннан тыш, Аркадий Гостев чит ил хөкем ителүчеләрен җәза үтү өчен туган илләренә тапшыру эшен гадиләштерергә чакырды.
– Хөкем ителгәннәрне туган илләренә тапшыру кирәк. Мондый тәҗрибә гаилә белән элемтәләрне торгызуга һәм азат ителгәннән соң җиңел генә җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итә, – диде ул. Спикер искә төшергәнчә, БДБ илләре белән тиешле халыкара килешүләр имзаланган. Гостев шулай ук 2024 ел башыннан Россия төрмәләрендә чит ил гражданнары санының кимүе турында да әйтте.
–Хәзер иректән мәхрүм итү урыннарында 25 меңгә якын чит ил кешесе бар. Аларның күбесе, 18,5 мең кеше – БДБ илләреннән килгән. Еш кына чит ил гражданнары рәшәткә артына наркотиклар сату аркасында эләгә. Шулай ук еш җинаятьләр исемлегендә – көчләү, урлау, чикне законсыз узу һәм үтерү кебекләре дә бар, – дип санап китте Аркадий Гостев. Ул террорчылык һәм шпионаж белән бәйле вәзгыятьне аерым шәрехләде. Аның сүзләренә караганда, монда бернинди үзгәрешләр дә юк: мондый эшләр саны әкренләп, узган елдагы кебек үк арта бара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез