Газетага язылу

Беткәч таралышмыйбыз: «Алтын мөнбәр» фестивале нәрсә белән истә калды?

5 көндә 55 фильм. «Алтын мөнбәр» фестиваленә быел 67 илдән бер меңнән артык гариза килгән. Конкурска сайлап алынган фильмнардан тыш, төп программага кермәгән йөзгә якын хезмәт тәкъдим ителде.

Беткәч таралышмыйбыз: «Алтын мөнбәр» фестивале нәрсә белән истә калды?

Тамашачы Татарстан кинематографистларының да 15 фильмын күрде. Ә танылган мәгърифәтче, фәлсәфәче, галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани турында төшерелгән «Мөгаллим» фильмы фестивальнең ачышы буларак күрсәтелде. «Алтын мөнбәр» хәзер кино күрсәтү, җиңүчеләрне сайлап алу мәйданы гына түгел, ул төрле илләрдән җыелган режиссерлар, продюсерлар, ә иң мөһиме яшьләрнең тәҗрибә уртаклашу урынына дә әверелде.

Башка юк

Фестиваль быел егерме икенче тапкыр оештырылды. Мисыр, Иран, Төркия, Һиндстан кебек ел саен катнашучылар да бар. Ә Венесуэла, Бруней һәм Того вәкилләре үз фильмнарын Казанда әле беренче тапкыр гына тәкъдим итте. «Алтын мөнбәр»дә дөньяның төрле почмакларында яшәгән кешеләр язмышы, сугыш афәте, авырлыкларны ничек җиңеп чыгулары, сабырлык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләрне саклау бәһасе кино теле белән сурәтләнә. Тамашачы өчен бу гыйбрәт тә, сабак та. Фестиваль фильмнарын быел 10 мең кеше караган. Кайберләрен районнарда да күрсәттеләр.

Һиндстаннан килгән кино белгече, жюри әгъзасы Инду Шрикент белән сөйләшәбез. «Кешелек дөньясындагы мондый актуаль проблемаларны яктырта торган башка фестиваль юк», – ди ул. Казан халкына булган соклануын да яшерми. Монда килгәч кулын авырттырган һәм аңа шундук табиблар ярдәм күрсәткән. «Сездә халык бик ачык һәм ярдәмчел, бу мине гаҗәпләндерде», – ди Һиндстан кунагы. Жюри әгъзасы буларак җиңүчеләрне сайлау авыр булган аңа.

«Алтын мөнбәр»нең даны чит илләрдә дә таралды. Алар конкурска иң яхшы хезмәтләрен җибәрә. Ираннан килгән халыкара үзәк директоры Элаха Тахай: «Без фестиваль башланганны түземсезлек белән көтәбез һәм анда катнашу өчен бик нык әзерләнәбез» – диде. Быел Иран «Земля ангелов» фильмын тәкъдим итте (реж. Бабак Хаджепаша) һәм бераз алга китеп әйтим, Гран-прига лаек булды. Әлеге фильмда камалыштагы Газзә секторындагы балаларның аяныч язмышы күрсәтелә.

Фестивальгә ел саен ниндидер яңалыклар, тәкъдимнәр кертелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, хәзер «Алтын мөнбәр» мастер-классларга, иҗади очрашуларга, лабораторияләргә бай. Кызыклы проектларны тәкъдим итү буенча питчинг та оештырыла. Ул быел алтынчы тапкыр узды. Анда катнашу өчен 13 илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән кинопроектлар тәкъдим итеп 84 гариза килгән. 9 тулы метражлы уен фильмын һәм 7 вертикаль сериал проекты сайлап алынган. Өч тур узганнан соң жюри режиссер Эльмира Хәсәнова тәкъдим иткән «Галия» проектын сайлап алды, аңа 300 мең сумлык сертификат тапшырылды. «Вертикаль сериал»да җиңгән проект шулай ук Татарстанныкы. Балалар өчен төшерелгән «Город букв» сериалы өчен 200 мең сумлык сертификат бирелде.

Татар киносын карарга өйрәнәсе бар

«Алтын мөнбәр» егерме ике ел эчендә татар киносына да үсеш юлын ачты. Яшерен-батырын түгел, беренче елларда Иран, Мисыр, Төркия, Һиндстан һәм башка илләр янәшәсендә күрсәтерлек сыйфатлы хезмәтләребез юк иде. Бүген инде башыбызны югарырак тота алабыз. «Милли конкурс» номинациясенә быел 15 фильм тәкъдим иттек. Фестиваль «Мөгаллим» фильмы белән ачылды. Танылган галим, дин әһеле, фәлсәфәче, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм безгә калдырган сабаклары турында ул. Режиссерлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, Илхом Мөхәммәтибраһимов (Үзбәкстан).

Бүген татарның шундый бөек мәгърифәтчесе хакында төрле милләт вәкилләренә тәкъдим итәрлек сыйфатлы фильмы барлыкка килгән икән – моны «Алтын мөнбәр» фестиваленең нәтиҗәсе дип тә кабул итәргә була. Чөнки ул Татарстан кинематографистларына кино өлкәсендәге тәҗрибәлерәк белгечләр белән танышырга, уртак проектлар тудырырга юл ачты. «Мөгаллим» конкурста катнашмаса да, мәртәбәле жюриның игътибарыннан читтә калмады. Фестиваль президенты Равил хәзрәт Гайнетдиннең «Кино сәнгатендә рухият өчен» дип аталган махсус бүләгенә лаек булды.

Рәшит Ягъфәровның беренче татар әлифбасын төзегән Рәмзия һәм Сәләй Вәгыйзовларга багышланган «Әлифба» фильмы «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңү яулады. Ул рус һәм татар телләрендә тавышландырылган. Режиссер яңа технологияләрне, ясалма фәһемне кулланып эшләгән. Без белем дөньясына ишекләрне балачакта нәкъ менә шул Әлифба белән ачтык. Фильм Совет чоры баласын гыйлемле иткән әлеге уникаль әсбапны булдырган авторларның исемнәрен, аларның катлаулы язмышын, бәяләп бетергесез хезмәтләрен тарихка кертеп калдырырга ярдәм итәчәк. Заманында Әлифба китабы 43 тапкыр басылган һәм аның тиражы бер миллионнан артып киткән. Илдар Ягъфәровның бу хезмәтен мәктәп балаларына күрсәтү мөмкинлеге дә барлыкка килсен иде.

Режиссер, Чаллы кызы Софья Чигирова төшергән «Моң» фильмы шулай ук жюриның игътибарын җәлеп итте. Кинокартина Казан мэры һәм NETPAC жюриеның «Мәдәни тамырларга, гореф-гадәтләргә һәм гаилә кыйммәтләренә кайту өчен» махсус бүләгенә лаек булды. «Моң» татар халкының күңелен тырный торган проблемалар турында сөйли. Яшьләрнең дә аңына барып җитсен өчен, алар телендә, алар карашыннан чыгып төшерелгән. Режиссер Санкт-Петербург шәһәрендә туып үскән Алинә һәм аның инде хәтерен югалткан әбисе аша татар авылларының юкка чыгуы, гореф-гадәтләрнең бетүе проблемасын заманчалаштырып ача. Бу фильмны караган тамашачы күңелендә һичшиксез моңсулык, үкенеч һәм иң кадерле әйбереңне югалту хисе туа.

Менә шундый фильмнарны ничек халыкка күрсәтергә? Татар кинематографиясе өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган оператор, режиссер, сценарист Юрий Гвоздь фикеренчә, татар киносына бүген яшьләр күп килә башлады, фильмнар да төшерелә, үсеш бар. Тик менә әзер продуктны күрсәтү мәсьәләсе әлегә тиешенчә хәл ителмәгән. «Алтын мөнбәр» фестивале безгә тамашачыны татар киносына тартырга, үзебезнең хезмәтләр белән дә танышырга мөмкинлек ача. Алар бу көннәрдә фильмнарыбызны килеп карый ала. Ә менә башка вакытта аларны кайда күрсәтәсең?» – ди ул. Казанда «Мир» кинотеатры гына җитми. Әле бит халык үзебезнең фильмнарны кинотеатрга барып карарга да ияләшмәгән. Белми калучылар да күп. Кыскасы, татар киносын популярлаштыру өлкәсендә эшлисе бар әле.

Чынбарлык

Совет чорында ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда документаль фильмнар күп төшерелә иде. Алар телевизордан еш күрсәтелде. Үзгәртеп кору елларында бу юнәлеш югалып калды. «Алтын мөнбәр»дә исә чит илләрдән үрнәк алырлык хезмәтләр күп күрсәтелде. Хәзер менә татар киносына да яшь документалистлар килә башлады. Әлегә алар аз, ләкин сукмагы бар инде. «Яшьләр күбрәк уен фильмына тартыла. Ә документаль фильм эзләнүне, тарихта казынуны, проблеманы тирәнтен аңлауны сорый. Шуңа бу юнәлеш әкрен үсә», – ди Юрий Гвоздь.

Режиссер Рәдиф Кашапов «Милли конкурс»та күренекле җырчыбызга багышланган «Илһам Шакиров: Бөек татар җырчысы» исемле документаль фильмы белән катнашты. Ул анда тамашачыга җырчының бөеклеген тормыш юлы, иҗаты аша ача, аның белән аралашкан, бергә гастрольләргә йөргән кешеләрне сөйләтә. Нигезендә гомерен татар җыр сәнгатен үстерүгә биргән моңлы шәхесебезне әле хәзер дә бәяләп бетермәвебезгә ишарә ята. Фильм Бөтендөнья татар конгрессы бүләгенә лаек булды.

Яшьләрнең милли йолаларыбызны кайтару, аларны тәрбия нигезләре итеп күрүе дә куандыра. Фестивальгә яшь режиссер Адилә Рәхимова «Беренче йола» («Первый обряд») документаль фильмын тәкъдим итте. Аның хезмәте Татарстан киноиндустриясен үстерүгә зур өлеш керткән Зөфәр Бохараев исемендәге «Кино сәнгатенә тугрылык» бүләгенә лаек булды. Татарстанга тагын ике бүләк эләкте. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркеме бүләген «Переговорщик: Операция «Дамаск» фильмы өчен Станислав Сапачев алды. «Голоса из колыбели» фильмы (реж. Алексей Барыкин) Кино сәнгате белгечләренең профессиональ берлеге призына ия булды.

Карадык та, таралыштык кына булмасын

Казан биш көн дәвамында кино сәнгате дөньясын кайнатты да, бер елга тынып калмасын иде. Фестиваль инде күптән карадык та, бүләкләр өләштек тә, таралыштык чарасы түгел. Быел гына да өч килешү төзелде. Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, уртак проблемаларны бергәләп хәл итүдә булышлык күрсәтә торган ассоциация төзү планы бар. Шул максатны тормышка ашыру теләге белән Мисыр, Бөекбритания һәм Россия кино фестивальләренең вәкилләре үзара өчьяклы хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар. Алга таба татар киносын дөнья буйлап башка фестивальләрдә күрсәтү, яңа идеяләрне тормышка ашыру дәвам итәчәк.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре