Түбән Кама мэры Радмир Беляев пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән кешеләрне хастаханәдә барып күрде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
«Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә кереп чыктым. Биредә хәзер өч зыян күрүче дәвалана. Табиблар аларның хәлен игътибар белән күзәтә һәм кирәкле ярдәм күрсәтә», – дип язган Беляев.
Калган зыян күрүчеләргә медицина ярдәме амбулатор шартларда күрсәтелә. Аларның хәле яхшыра. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, ул хәлне даими контрольдә тота һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында оператив рәвештә мәгълүмат алып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез