Банкада түгел, банкта. Акчаны кайда сакларга?

АКЧА: сакларга ярамый тотарга. Өтерне кая куярга? Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, халыкның 26 проценты җыйган акчасын артык әрәм-шәрәм итмичә, банкка салмыйча, өйдә генә саклый. Белгечләр исә бертавыштан, болай эшләргә ярамый, ди. Кесәдәге акчаны нишләтергә? Заманасына күрә, иртәгесен белгән юк дип яшәгән чорда, гомумән дә, акча җыярга кирәкме? «Финанс мендәре» астында ничә сум акча булырга тиеш? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Акча санаганны ярата

Дөнья күләмендә билгеле вакыйгалар акча тирәсендә дә ыгы-зыгы тудырды. Хәер, акчага мөнәсәбәт пандемия чорында ук үзгәрде, ди белгечләр.

– Коронавируска бәйле локдаун игълан ителгәч, ярты еллап өйдән чыга алмыйча утырдык. Кибетләргә йөреп булмагач, кесәдәге акча да тузмады. Бу исә мая туплауга китерде, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс мәсьәләләр буенча белгече Фәнис Хөсәенов. – Чикләүләр бетерелгәч, халык ташламалы ипотека программасыннан файдаланып, кесәдә җыелган акчага күпләп милек сатып ала башлады. Илдә милек сату күрсәткечләре үсте. Ә махсус хәрби операция игълан ителгәч, илдә яшәүчеләр банкта булган бар акчасын салдырып, товар сатып алуга кереште. Хәтерлисезме, ул вакытта инфляция 20 процентка кадәр җитте. Шуңа күрә Үзәк банк төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрергә мәҗбүр булды. Моңа бәйле рәвештә банклар да кертемнәр буенча ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Бу киеренкелектән чыгарга ярдәм итте. Мобилизация башлану турындагы хәбәрдән соң исә халык акчаны янга калдыруга күчте. Исәп-хисап счетларындагы акчаны шулай ук салдырдылар, әмма иртәгесе билгеле булмагач, акчаны артык әрәм-шәрәм итмәскә тырыштылар. Без бүген дә әнә шул хәлдән чыкмаган әле. Халык мая туплавын дәвам итә.

«Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү институты үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең 26 проценты җыйган акчасын, кем әйтмешли, банкта түгел, ә банкада саклый. «Өйдә торса, ышанычлырак», – дигән алар. Тагын шулкадәр үк чамасы кеше бар булган акчаны милек яки кыйммәтле техника сатып алуга тоткан. Респондентларның 23 процентының банкта исәп-хисап счеты бар икән. Кесәдәге акчаны акцияләргә яки кыйммәтле кәгазьләргә салып куюны иң кызыксындырмый торган юл дип әйткәннәр. Халыктагы маяның 75 проценты – сумнарда, 17 проценты юаньнәрдә саклана. Быелның 1 февраленә алынган мәгълүматларга караганда, илдә яшәүчеләрнең кулында 7,33 триллион сумлык чит ил валютасы бар, дип хәбәр итә Үзәк банк.

– Акчаны өйдә саклау дөрес түгел, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Аны урлап та чыгып китәргә мөмкиннәр бит. Икенчедән, өйдә яткан акча ким дигәндә еллык инфляция күләмендә кимеп бара. Бүген кешенең кулында артык акчасы бар икән, аны нәрсәгә дип җыйган, шуны сатып алырга тотарга яки банкка салып куярга кирәк. Акча әйләнештә булган очракта гына, табыш китерергә мөмкин. Кызганыч, бүген банклар зур кертемнәр вәгъдә итми. Кредит оешмаларында еллык ставка күп дигәндә дә 9 проценттан артмый. Инфляция күрсәткече исә 10 процент дип чамалана. Әмма акчаны өйдә саклаганчы, шул 9 процентка салып куйсаң да, ул маяның азрак артуына китерәчәк. Банкларга кызыктыру чаралары уйлап табарга кирәк, дип уйлыйм. Һич югы кертем ставкасы инфляция күрсәткеченнән ким булмасын. Югыйсә, безне төрлечә җәлеп итәргә тырышып, зур табыш вәгъдә итәләр. Тик бу озак вакытка исәпләнгән кертемнәргә генә кагыла. Бүген халык акчасын өч-дүрт елга банкка салып куярга ашыкмый. Бу очракта, килешүне вакытыннан алда өзеп, акчаны кире ала калсаң, процентлар түләнми. Димәк, бернинди дә файдасы булмаячак. Хәзер күбрәк бер елга яки аннан да азрак вакытка исәпләнгән исәп-хисап счетлары ачалар.

Акчаны нәкъ менә банкта саклауның тагын бер отышлы ягы да бар. Көннәрнең берендә акчам җилгә очса, дип борчыласы юк.

– Җыйган акчаны банкта сакларга кирәк. Чөнки финанс оешмасында 1 миллион 400 мең сумга кадәр булган һәр кертем иминиятләштерелгән. Әгәр маягыз моннан күбрәк икән, аны берничә кертемгә бүлеп салырга мөмкин. Иң мөһиме, ул 1 миллион 400 мең сумнан артмасын. Берәр хәл килеп чыкса, мәсәлән, банкның лицензиясен алсалар, исәп-хисап счетындагы акчаны озакка сузмыйча Кертемнәрне иминиятләштерү фонды кайтарып бирәчәк. Бүген халык арасында банкларга ышаныч дәрәҗәсе зур. Ник дисәң, соңгы өч елда илдә бер генә банк та ябылмады, – ди Фәнис Хөсәенов.

Булмаса да кыен, булса да

Финанс киңәшчесе, инвестицион юрист Сирин Зарипов әйтүенчә, акча белән эш иткәндә диверсификация (аны төрле юнәлешләрдә тоту) турында да онытырга ярамый.

– Бу – акча саклауның алтын кагыйдәсе, – ди белгеч. – Мая төрле урыннарда, төрле валюталарда һәм хәтта, мөмкинлек булса, төрле илләрдә сакланырга тиеш. Бу – кәрҗиндәге күкәйләр кебек. Аларны бөтенесен бер урында сакласаң, кәрҗин кулдан төшеп китеп, бөтен күкәйләр ватылып бетү куркынычы зур. Ә аларны бүлеп салсаң, күкәйләр дә исән калачак. Банк кертеме ул начар түгел. Әмма аерым бер максатлар өчен генә ярый. Озак вакытка акча салу турында сөйлибез икән, банк кертеме бик үк туры килми. Чөнки финанс оешмаларында процент ставкасы инфляция дәрәҗәсеннән түбән. Банктагы акча син баеганга караганда, тизрәк үз кыйммәтен югалтачак, кыскасы. Акчаны юрган астында җыеп барырга түгел, ә эшләтергә кирәк. Теге яки бу компаниянең кыйммәтле кәгазьләрен сатып аласызмы, үз бизнесыгызны башлап җибәрәсезме, фатир алып, шуны арендага биреп торасызмы, акча актив, ягъни табыш китерә торган чыганак булырга тиеш. Аны өйдә саклап тотуның мәгънәсе юк.

Сирин Зарипов фикеренчә, дөньякүләм киеренкелек, инфляция – болар барысы да нефтьтән алып азык-төлек бәясенә кадәр бөтен нәрсәдә чагылыш таба. Тик моңа охшаш хәлләрне без 2008 елда һәм аннан да иртәрәк чорларда кичергән идек инде. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелеп утырырга кирәкми. Ә менә төннәрен тынычлап йоклар өчен баш астындагы мендәр генә җитми икән. Өйдә «финанс мендәре» дә булырга тиеш, ди белгечләр.

– Тормыш булгач, бар да була. Шуңа күрә һәр гаилә, керемнәре рөхсәт итсә, көнкүреш чыгымнарыннан калган акчаны туплап барырга тиеш. Көтмәгәндә эшсез калсагыз яки авырып китсәгез, сезгә алдан ук җыеп куйган «финанс мендәре» ярдәмгә киләчәк. Мендәр астында күпме акча булырга тиеш икәне дә билгеле. Ай саен ашау-эчү, коммуналь түләүләр, кредит, дарулар сатып алу, балаларга киткән чыгымнарны кушасыз да шуны алтыга тапкырлыйсыз. Килеп чыккан сумма сезнең «финанс мендәре»н тәшкил итәчәк тә инде. Без ким дигәндә ярты елга җитәрлек куркынычсызлык маясы булдырырга киңәш итәбез. Бу акчаны тотмаска тырышырга кирәк, – ди финанс мәсьәләләре буенча белгеч Фәнис Хөсәенов.

Акча агачта үсми. Шуңа күрә, кесәдәге маяны тиз генә арттырып бирәбез, дип вәгъдә өләшүчеләрне дә читләтеп узарга киңәш итә белгечләр. Югыйсә, байлык артыннан куып, ярык тагарак янында утырып калуыгыз да бар. Шушы арада гына хокук саклаучылар Мамадышта яшәүче 18 яшьлек (!) егетне тоткарлаган. Ул акчаны «югары керемле инвестиция проекты»на кертергә вәгъдә итеп, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче 26 кешене төп башына утырткан. Тиз акча турында хыялланучыларга 585 мең сумлык зыян килгән.

– Соңгы арада халыкның кесәсендәге акчасына кызыгып, безне алдарга теләүчеләр саны бик күпкә артып китте. Чөнки җәзасызлыкны сизәләр. Безнең законнар ул мәсьәләдә бик үк камил түгел дип саныйм, – ди икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Финанс пирамидаларын гына карагыз. Мондый ялган оешмалар саны үзебезнең Татарстанда да шактый булып чыкты. Күреп торабыз бит, оештыручыларын эзәрлекли башлыйлар да, тегеләр тиз генә чит илгә чыгып качып, Гарәп Әмирлекләре, Төркиядән безгә тагын акча эшләргә өйрәтә башлыйлар. Күпме генә сөйләсәк тә, халык барыбер алдана. Чөнки бүген җиңел акча эшләү культы таралган. Танылган артистлар да, блогерлар да җайлы гына итеп кесә калынайта, акчаны әллә кайларга салып, байлыкларын арттыра, имеш. Тик бу – ялгыш фикер. Акча уен-муен эш түгел!

 

Венера КАСЫЙМОВА, психолог:

– Биеклектән, ялгызлыктан, очкычка утырудан курку белән беррәттән, бездә зур акчадан курку хисе дә бар. Нәкъ менә шул баерга комачау итә дә инде. Гап-гади тест. Күзегезне йомыгыз да күз алдына бер чемодан акча китерегез. Нишләячәксез? Әгәр, акчаны бизнес ачу, белемне арттыру кебек киләчәк эшләренә тотарга ниятләгәнсез икән, котлыйбыз, сезнең акчадан курку хисе юк. Чемоданны күрүгә, җыелган бурычларыгыз, күптән диңгезгә ял итәргә бармавыгыз искә килеп төште яки, гомумән дә, булмас хәл бит бу дип, кәефегез кырылды икән, сездә акчадан курку хисе бар. Бу безгә балачактан килә. Килешәсездер, әти-әниләр балаларга гел: «Акча белән уйнама», «Кесәдәге акчаңны күрсәтеп йөрмә», – дип кабатлап тора. Нәтиҗәдә, үсеп җиткәч, акча турында сөйләшергә дә уңайсыз була башлый. Ә курку хисе артында гап-гади теләк – күп итеп акча эшлисе килү хисе ята. Моны танырга һәм акчаны ярата башларга гына кирәк.

 

2023 елда акчаны нишләтергә? Маяны саклау һәм арттыру өчен белгечләрдән биш киңәш:

  1. Банк кертеме ачыгыз.
  2. Акчаны тупланма счетка салып куегыз (банк кертеменнән аерылмалы буларак, тупланма счетның вакыты чикләнмәгән).
  3. Облигацияләр яки акцияләр сатып алыгыз (акция рәвешендәге инвестицияләрне югалту куркынычы булуы турында онытмагыз).
  4. Милек, мәсәлән, фатир сатып алып, шуны арендага бирегез.
  5. Үз эшегезне башлагыз.

 

Җыелган акчаны кайда саклыйсыз?

Банкта хисап счетында           14%

Банк картасында                       9%

Өйдә генә тотам                        21%

Җыйган акчам юк                     54%

Башкасы                                     3%

«Вконтакте»дагы төркемдәге сораштыруда 188 кеше катнашты

 

 

Илдә яшәүчеләр 2022 елда күпме акча туплаган?

20 000 сумга кадәр                  26%

20 000 – 50 000 сум                 16%

50 000 – 100 000 сум               16,5%

100 000 – 300 000 сум             38%

300 000 – 1 000 000 сум          2%

1 000 000 сумнан күбрәк         1,5%

«Росгосстрах» үткәргән сораштырудан

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү