Үзгәреш җиле: сум белән долларның ярышы нәрсәгә китерер?

Сум төште, ставка менде. Мәгълүм булганча, Үзәк банк төп ставканы 8,5 проценттан 12 процентка кадәр күтәрде. Хәзер нишләргә? Яңа икътисадый чынбарлыктан нәрсә көтәргә? Булган акчаны нишләтергә? Кулда булган доллар белән нишләргә? «ВТ» халыкны да, бизнесны да борчыган бу һәм башка сорауларга җавап эзләде.

«Телевизор сатып алырга чыгып чабасы түгел»

Акчаның беркайчан да артык булган чагы юк әле. Шуңа да ил-көндәге икътисадый вазгыятькә, үзгәрешләргә берәү дә битараф кала алмый. Без әле кая барабыз? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән шул хакта сөйләштек.

Фәнис Сәярович, сум белән ни булыр?

– Беренчедән, ни өчен Үзәк банк мондый адымга барды соң? Иң беренче чиратта, бу сумның «көчсезләнүенә» бәйле. Бер долларның 95–100 сум тирәсендә булуын искә төшерик. Үзәк банкның бу адымы сумның тотрыклануына китерергә тиеш. Һәрхәлдә, барысы да моңа өмет итә.

Ставка күтәрелгәннән соң, кертем, кредитлар нишләр?

– Аңлашыла инде: кертемнәр үсәчәк. Төп ставка 8,5 проценттан 12 процентка менгәнен искә төшерик. Еллык кертемнәр якынча 11,9 процентка кадәр артачак дип фаразлана. Бәлки, кайбер банклар 11,5 процент тәкъдим итәр. Кредитка килгәндә, билгеле, банклар аларның да ставкасын арттырачак. Элегрәк алган кредитлар үзгәрешсез калачак.

Җыйган акчаны нишләтергә мөмкин?

– Соңгы арада халыкның кереме уңай якка үзгәрде. Хезмәт хаклары артты. Димәк, ил халкы «кулланучы режимы»на күчте. Нигездә, безнең илдәге күпчелекне импорт товарлар тәшкил итә. Бәяләр кисәк артмасын, йә булмаса аларны авызлыклау өчен генә булса да, Үзәк банк ставканы күтәрергә мәҗбүр булды. Бу очракта халык та акчасын пыран-заран китермичә, теләсә нәрсә сатып алуга түгел, ә туплау, кертем итеп саклауга тотачак. Бу аларга кызыклы булачак, чөнки, алдарак әйтүебезчә, кертем буенча процентлар үсте. Акчасын банкка салучылар барыбер булачак.

Ул-бу була калса, халык күпләп товар сатып алу ягына авыша. Товар җыя башларгамы инде?

– Әлбәттә, моны киңәш итмибез! Сум барыбер тотрыкланачак. Фаразларга ышансаң, ел азагына доллар уртачак 93–95 сумнан артмаячак. Хәзер ыгы-зыгылы вакыт. Күпләп әйбер сатып ала башласалар, бәя артачак. Хәтерегездә булса, узган елның апрелендә дә шундый чор булып алды. Күпләр алтышар телевизор, бишәр суыткыч алды. Соңрак бу товарларга бәя тотрыклануын күзәттек. Шуңа күрә болай эшлисе түгел. Доллар үскән дип кенә, кесәдәге юклы-барлы акчаны чит ил валютасына алмаштырудан файда юк. Финанс базарында кискен үзгәрешләр булган чорда туктап көтеп тору – иң хәерлесе.

Машина базары

Бер җирдәге бәя үзгәреше икенче җирдәгесенә тәэсир итми калмый, билгеле. Чылбырлы реакция башланды дияргә була. Вазгыятьнең ни хәлдә булуын аңлар өчен, икътисадның башка өлкәләренә дә күз салыйк.

Машина сату салонында менеджер булып эшләүче Зөлфәт Галимов та төп ставка күтәрелгәннән соң машина базарында үзгәрешләр буласын инкарь итми. Әмма булган акчаны машина алуга тоту – хәзерге вазгыятьтә иң отышлы юлларның берсе, ди ул. Чөнки кулда «тимер ат» кала, аны исә соңрак сатып җибәрергә дә мөмкин. Хәтта зуррак бәягә!

– Соңгы ике айда бәяләр күтәрелә башлады. Хәтта көнләп түгел, сәгатьләп! Доллар бит минут саен үзгәреп тора, – ди менеджер. – Бәяләр тагын да күтәреләчәк, билгеле. Машина базарында гына түгел, автокредит, кулланучы кредиты, ипотека, дисеңме, үзгәреш җиле барысына да кагылачак.

Зөлфәт Галимов әйтүенчә, халык «пробег»лы машиналарга өстенлек бирә. Бу тенденция үзгәрешсез калачак, дигән фикердә ул. «Икенче урында – Россиядә җитештерелгән машиналар. «Лада», «Нива»лар үз урынын бирмәячәк. Аннан инде Кытай машиналары», – ди Зөлфәт.

– Акчасын машинага салган кеше үз акчасын югалтмый. Бүген ала икән, ул аны иртәгә кыйммәткәрәк сата да ала. Автосалоннан чыккан машина бәясен югалта, дигән фикер бар иде элек. Әмма хәзер алай түгел, – ди менеджер. – Алган бәядән кыйбаткарак сату мөмкин. Хәтта йөрелгән, бәрелгән машиналарны да.

Халык өчен дәүләт программалары яңадан эшли башласа, кулай булыр иде, ди Зөлфәт Галимов.

Торак базары

Ипотека ставкалары турыдан-туры төп ставкага бәйле. Төп ставка үсә икән, коммерциячел кредитларның проценты да арта дигән сүз. Хәзер үз куышын булдырырга теләүчеләрнең ният-хыяллары һәм ипотека белән ни булыр соң?

– Бу ставка озак вакытка исәпләнгән булса, ел азагына кадәр торак базарындагы ихтыяҗ бермә-бер кимеячәк, – дип уйлый «Этажи» компаниясендә риелтор булып эшләүче Сергей. – Кызыксыну якынча 20–25 процентка кадәр кимер дип саныйм. Әгәр дә мондый ставканың «гомер»е кыска булса, беренчел торак базары үзен иркен тотачак. Чөнки льготалы ипотека программалары гамәлдә кала. Дәүләт аларга ким дигәндә 2024 елның 1 июленә кадәр акча бүлеп бирә. Тик шунысы да бар: беренчел торакмы, икенчелме – алар үзара бәйләнештә. Яңа төзелеп килә торган фатирларга ставка менә дигән булып та, икенчел торакта хәлләр мөшкелрәк булса, ихтыяҗ кимү икесенә дә кагылачак.

Риелторлар торак базарындагы ыгы-зыгы озакка сузылмыйча, берничә атнада тынар дип тә фаразлый. Шуннан соң сатучылар бәяне төшермәс, ә сатып алучыларның бу суммага торак сатып алырга матди мөмкинлеге булмаячак.

– Кулында җыйган акчасы булып, элеккеге ставка буенча ипотека рәсмиләштереп өлгергән кешеләр фатир алып калырга ашыгачак, – ди Сергей.

«Ковид»лы чордан башлап төп ставка ничек үзгәрде? (%)

САН

Валюта курсы (17 август иртән)

Доллар – 96,7 сум

Евро – 105,66 сум

 

Нәрсә булды сиңа, рубль?

Гадичә әйтсәк, теләсә кайсы валюта (доллар, евро, сум, юань) ул – товар. Алар белән дә сәүдә итәләр. Банк, биржа дигән сүзләр колакка ят түгелдер? Сорау зур, ә тәкъдим юк дәрәҗәсендә булса, «товар» бәясе, билгеле, күтәрелә. Һәм киресенчә дә булырга мөмкин.

Соңгы арада Россиянең экспорттан килгән кереме әллә ни түгел. Чикләүләр,

нефть, газ бәясенең очсызлануы чорында яшәвебезне онытмыйк. Экспортерларның исәп-хисап эше дә хәзер сумда башкарыла. Компанияләр биржада сум сатып, аны тотрыкландырды. Әмма хәзер аларда бу валюта азайды, ә импорт мөмкинлекләре, киресенчә, артты. Импортерларга чит илләргә чыгу өчен валюта күбрәк кирәк, ә ил эчендә ул булмагач, доллар, евро, юань һәм башка валюталарның курсы үсә дигән сүз.

Сәбәпләрнең тагын берсе: бюджет дефициты. Чыгымнарның керемгә караганда бик күпкә артыграк булуы көн кебек ачык. Чагыштыру өчен: 2023 елның беренче яртыеллыгында гына да бюджет дефициты 2,6 трлн сумны тәшкил итте. Ә бит ул ел дәвамында 2,93 трлн сумнан артмаска тиеш.

Димәк, бюджетка күбрәк акча җәлеп итүнең бер юлы – милли валюта курсын түбәнгә төшерү. Казнага кергән кайсы миллионнар яхшырак соң: 1 доллар – 70–80 сум яисә 1 доллар 100 сум булгандагысымы?

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү