Бүгенге шартларда акчаны банкларга ышанып тапшырырга ярыймы? «ВТ» хәбәрчесе ачыклады

Соңгы бер айда илдә банк кертемнәре ачучылар саны биш тапкыр (!) арткан. Сәбәпләре дә билгеле. Россия Үзәк банкы 15 августта төп ставканы 12 процентка кадәр күтәргәннән соң, кредит оешмалары да финанс продуктларына процентларны арттыра башлады. Банклар күпме табыш вәгъдә итә? Бүгенге шартларда кулдагы акчаны финанс оешмасына ышанып тапшырырга ярыймы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Үсә, үсә… ставка

– Маяга дигән акчаны тупланма счетта тота идек. Аның шартлары күпкә уңайлырак булса да (счеттан акчаны үзеңә кирәк вакытта алырга яки өстәргә мөмкин, процентлар да көн саен тамып тора һәм югалмый), җыелган акчабызны әле яңа гына банк кертеменә күчердек. Чөнки тупланма счетта – 6, банк кертемендә исә 12 процент еллык табыш вәгъдә итәләр. Әлегә алты айлык кертем ачтык. Югары процентлар кызыктыра бит, – дип сөйләде Казанда яшәүче Лилия Мусина.

Болай фикер йөртүчеләр шактый. Белгечләр әйтүенчә, соңгы бер айда сумлы банк кертемнәре ачучылар саны 5 тапкыр арткан. Акчаны күбрәк кыска вакытка, ягъни өч – алты айга салып куялар. Банк кертеме уртача 500 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр тәшкил итә.

Кредит оешмаларындагы тәкъдимнәрне без дә белештек. Ак Барс банкында күп дигәндә 12 процентлы кертем гамәлдә. Дөрес, моның өчен тиешле шартларны үтәргә кирәк. Мәсәлән, яңа клиентларга өстәмәләр бар. Унбиш елдан артык әлеге банк картасыннан файдаланган «ВТ» хәбәрчесенә 10 процентлы кертем вәгъдә иттеләр. Акчаны озаграк вакытка салган саен, процент та кими.

ВТБ банкында кертем ставкасы – 11 процент. Кредит оешмасының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, августның беренче ун көнендә генә дә биредә 8,8 миллиард сумлык 3,5 меңнән артык кертем ачканнар инде. Июль азагы белән чагыштырганда, бу 1,5 тапкыр күбрәк.

Сбербанкның рәсми сайтында – 12, Тинькофф-банкта – 10, Альфа-банкта 12 процентлы кертемнәр турында мәгълүмат бар. Озын сүзнең кыскасы – бүген кредит оешмалары Үзәк банк ставкасы дәрәҗәсендә яки аннан кимрәк күләмдә еллык керем вәгъдә итә. Тик һәркемгә дә түгел.

Ашыккан ашка пешмәс

Акча базарындагы вазгыять турында Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән сөйләштек.

– Процент ставкалары ни өчен үсте?

– Азык-төлек бәяләре Үзәк банк фаразлаганнан да тизрәк үсә башлады. Шуңа күрә Үзәк банк төп ставканы чираттан тыш күтәрергә мәҗбүр булды. Шул рәвешле берьюлы ике максатка ирешергә телиләр. Беренчедән, куллану кредиты алучылар санын киметү күздә тотыла. Чөнки кибеттән товарны бурычка сатып алучылар саны артты. Ә төп ставка күтәрелгәч, кредит ставкасы да үсә. Икенчедән, төп ставка артыннан кертемнәр буенча процентлар да арта. Аңлашыла ки, алар кызыклырак була башлый. Димәк, халык арасында да акчасын кибеттә туздырганчы, аны банк кертеменә салып куярга теләүчеләр саны күбәячәк.

– Кайсы отышлырак: тупланма счетмы әллә банк кертемеме?

–  Иң беренче чиратта, банк ставкасы күтәрелүнең вакытлыча гына күренеш икәнен аңларга кирәк. Ул ел ахырына кадәр үк кире төшә башлаячак, дип фаразлыйбыз. Шуңа күрә кем дә булса, бүгенге ставкаларга кызыгып, банк кертеме ачарга тели икән, моны кичекмәстән эшләргә кирәк. Аны кыска вакытка, ягъни өч – алты айга ачу хәерлерәк. Мондый кертемнәр буенча процентлар да югарырак. Чөнки банклар да Үзәк банкның якын киләчәктә үк төп ставканы кире төшерә башларга мөмкин икәнен аңлый. Бу ни өчен шулай соң? Төп ставканы күтәрү без куллана торган азык-төлек бәясенең үсүен тоткарлауга китерә. Ул икътисадның үсешенә дә тәэсир итә. Чөнки төп ставка үскәч, бизнес өчен кредит ставкалары да югары сикерә. Шуңа күрә иртәме-соңмы төп ставка кире төшә башлаячак.

– Банкка акча салганда, нәрсәне истә тотарга?

– Кыска вакытка исәпләнгән кертем отышлырак. Тик банк кертемендәге акчаны вакытыннан алда кире алырга теләгән очракта процентларның «яну»ын истән чыгармаска кирәк. Әлеге күзлектән караганда, тупланма счетның шартлары күпкә гадирәк. Акчаны теләсә кайчан алырга мөмкин. Тик бу банк өчен отышсыз. Акчаны теләсә кайсы вакытта кире бирергә әзер булып торырга кирәк бит. Шуңа күрә тупланма счетлар буенча процент ставкасы да түбәнрәк. Иң мөһиме – канун нигезендә 1,4 миллион сумга кадәр банк кертеме иминиятләштерелгәнне онытмагыз. Әгәр сез кредит оешмасына салырга теләгән акча моннан күбрәк икән, гомуми суммасы 1,4 миллион сумнан да артмаслык итеп, аны төрле банкларга бүләргә кирәк.

Сан

  • Рәсми мәгълүматларга караганда, ил банклары һәм банкоматларындагы «тере» акча күләме тәүге тапкыр 2 триллион сумлык чикне узган. Ел башыннан бирле әлеге күрсәткеч 24 процентка үскән. Татарстанда яшәүчеләрнең банкта 829 миллиард сум акчасы саклана. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 20 процентка күбрәк. Кредит оешмасындагы маяның 90 проценты сумлы кертемнәргә туры килә.

Фикер өстәү