Ир белән хатын мунчада юынганда, өйләре янып беткән

Узган ялларда Чаллыда яшәүче ир белән хатынның бакча йорты янып беткән. Фаҗига «Турбина» бакчачылык ширкәтендә булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Янгын кичке 9да чыга, бу вакытта ир белән хатын мунчада була, аларга зыян килми.

Төтен чыкканын күргән күршеләр ярдәмгә килә. Өй ишеге ябык була. Бакча ишегалдында торган машинаны ир-атлар җыелышып этеп чыгаралар. Башка бакчачылар багажниктагы газ баллонын сүтеп ала һәм кырыйга алып куя.

29 квадрат метр мәйданлы йортта янгында көнкүреш техникасы да, бөтен милек тә, шәхси документлар, киемнәр, машина документлары, хуҗаларның 50 мең сум акчасы да янып беткән.

Мунчалы ике катлы йортны хуҗалар былтыр сатып алган, бөтен әйберне, коммуникацияләрне тикшерергә өлгермәгәннәр. Милек иминиятләштерелмәгән булган.

Якынча версия буенча, янгын электр үткәргечтә кыска ялганыштан килеп чыга. Бу урамдагы башка йортларда да ут бетә. Электрик тиз арада башка йортларга ут бирүне көйли, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү