Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының транспорт буенча президиумы утырышында катнаша

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының транспорт үсеше мәсьәләләре буенча президиумы утырышында катнаша.

Дәүләт Советы президиумы утырышын Россия Президенты Владимир Путин үткәрә. Дәүләт башлыгы бөтен ил буйлап җәмәгать транспорты паркын яңартырга чакырды, өстәвенә, үзебездәге машина төзелеше сәнәгатенә таянып.

Президент төбәк хакимиятләре мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 2030 елга кадәр Россиядә 57 меңнән артык автобус, 5 мең троллейбус һәм 4 мең трамвай яңартырга кирәк булачак.

 


Фикер өстәү