Мәгълүм булганча, Үзәк банк төп ставканы 13 проценттан 15 процентка кадәр күтәрде. Мондый кискен үзгәреш җиленең икътисад, көнкүреш ягына исмичә калуы мөмкин дә түгел, билгеле. «ВТ» кабат «Хәзерге икътисадый вазгыятьтә нәрсә эшләргә?» дигән сорауга җавап эзләде.
Без әле кая барабыз? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис ХӨСӘЕНОВ белән шул хакта сөйләштек.
– Фәнис Сәярович, төп ставка ник үзгәрә һәм ул инфляциягә ничек бәйле?
– Үзәк банкның төп максаты – бәяләрне йөгәнләү. Аларга инфляциянең 4 проценттан да артмавы мөһим. Моның өчен нишләргә? Төп ставканы үзгәртергә. Нәрсә ул төп ставка? Гади итеп әйтсәк, төп ставка – банкларның Үзәк банктан бурычка акча алып торырга мөмкинлек бирә торган процент ставкасы. Бу очракта – 15 процент. Фаразларга караганда, инфляция күрсәткече 7 процентка җитәргә мөмкин. Шуңа күрә Үзәк банк, хәлне үзгәртү өчен, ставканы күтәрә дә инде. Төп ставка югарырак булган саен, инфляция күрсәткече азрак була. Хәзерге чынбарлыкта ставканы 15 процентка кадәр күтәрү инфляциянең акрынаюына китерде. Шуңа күрә Үзәк банкның бу ысулы нәтиҗәсен бирде дип санарга була.
– Төп ставканың артуы нәрсәгә китерәчәк?
– Һәр тармакны аерым карыйк.
Бизнес. Кредит ставкалары арта. Базар икътисады шартларында яшәвебезне онытмыйк. Мондый вазгыятьтә бизнес кредитсыз яши алмый. Күпчелек компанияләр кредит алырга мәҗбүр.
Халык. Яңа кредитлар кыйммәтрәк булачак. Моны аңларга кирәк. Ә элек алган кредитлар өчен борчыласы түгел. Закон белән якланган алар. Үзгәрешләр булган очракта, физик затларның гамәлдәге кредитлары ставкасын үзгәртмәскә дигән канун бар. Аңлашыла инде: халык кредитка яши. Хәзерге үзгәрешләр кредиттан файдалану мөмкинлеген киметәчәк. Физик затлар импорт товарларын, машиналарны азрак ала башлаячак, мәсәлән.
Икътисад. Кредит кыйммәтрәк булган саен, бәяләр дә үсә дигән сүз. Димәк, икътисад үсеше акрынаячак.
Банк. Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе депозитлар буенча шартларны яхшыртачак, кертемнәрнең процентлары үсәчәк. Кыска вакытлы кертемнәр отышлы, ике-өч еллык срокка салынган кертемнәр яхшы табыш китерәчәк.
Әйтүемчә, Үзәк банкның хәзерге максаты – сум белән долларның үзара мөнәсәбәте дә түгел, ә нәкъ менә инфляция. Хәзерге шартларда ставканы арттыру сумның гайре тотрыклануына китермәде. Әйтик, ставканы күтәргәнче сум курсы 98–100 булса, хәзер 92–94 сумдыр. Бу әллә ни зур үзгәреш түгел. Һәрхәлдә, башкачарак булыр дип көтелгән иде.
– Кредит, ипотека алу авыраячак, димәк?
– Әйе, бу шулай. Ташламалы ипотека тарифын файдаланган очракта, ставка үзгәрми анысы. Әмма беренчел кертем күләмен арттырып маташалар. Гади итеп әйтсәк, Үзәк банк халыкның кредит алу сәләтен мөмкин кадәр киметергә тырыша. Иң элек бу торак базарына кагылачак. Сүз дә юк, кулланучы кредитлары да күтәреп булмастай йөккә әйләнә.
– Акчаны банкка салган очракта нәрсәне истә тотарга?
– Кертем процентлары хәзер бик яхшы. Кешеләр акчаны сарыф итмәсен, банкка китерсен өчен эшләнә бу. Иминият суммасын истә тотарга киңәш итәм. Банкка ул-бу була калса, 1 млн 400 мең сум акча гына кире кайтасын онытмагыз. Күбрәк акчагыз була торып, кертем итеп сакларга теләсәгез, төрле банкларга бүлеп саклагыз.
– Товарларга бәя дә арта бара…
– Бәяләр төшәр дип өметләнергә кирәкми. Максат товарларга бәя киметү түгел бит. Максат – бәя арту тизлеген киметү. Төп ставканы 15 процентка күтәрү, билгеле, товар бәясе төшүгә китермәячәк. Бәя үзгәреше еш кына сезонга бәйле. Әйтик, яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Алар сезонга бәйле рәвештә сизелерлек менә йә төшә. Ә, әйтик, импорт товарлары сезонга бәйле түгел бит. Алар доллар белән сум курсына һәм әлеге товарларга ихтыяҗның ни дәрәҗәдә булуына бәйле.
– Традицион сорауларның берсе. Андый—мондый үзгәреш була калса, халык күпләп товар сатып алу ягын кайгырта башлый. Товар җыя башларгамы инде?
– Юк, кирәк түгел. Бигрәк тә тиз бозыла торган продукцияне. Азык—төлеккә бәяләрне дәүләт контрольдә тота. Төп товарларга бәяне йөгәнләп торырга тырышалар.
– Акчаны ничек тотарга?
– Алтын кагыйдә: финанс ягыннан белемле булырга һәм финанс «мендәр»ен тупларга. Финанс «мендәр»ендә 6 айга җитәрлек акча булса яхшы. Күңел ачу, ресторан-кафеларда утыру өчен кирәк сумма түгел бу. «Мендәр»дә даими ихтыяҗларыгызны капларлык, сезгә кирәкле минимум акча күләме булырга тиеш.
Ставка үзгәрүе нәрсәгә китерә?
Югары ставка | Түбән ставка |
Сум тотрыклана | Сум йомшара |
Икътисадта акча кыйммәтләнә | Акча арзаная |
Кредит ставкасы арта | Кредит буенча ставкалар кими |
Кертем һәм тупланма счет буенча ставкалар арта | Кертем һәм тупланма счет буенча ставкалар кими |
Халыкның сатып алу сәләте кими | Халыкның сатып алу сәләте тотрыклана |
Инфляция акрыная | Инфляция яңадан тизләнә башларга мөмкин |
Ил эчендә икътисадый үсеш темплары акрыная | Җитештерү үсеше тизләнә |
Инфляцияне түбәндәгечә акрынайту күздә тотыла:
төп ставка арта → кредитлар кыйммәтләнә → югары ставкалы кертемнәр тәкъдим ителә → халык чыгымнарын киметә һәм акча тупларга омтыла→инфляция акрыная.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat