Ярымфабрикат ашаучылар арткан: өйдә әзерләү отышлырак түгелме?

Дөнья безне үзгәртте… Ярымфабрикат ашарга өйрәтте. Дөресе шул. Былтыр илдә әзер кәтлит, пилмән ашарга яратучылар саны кискен артуын дөньядагы вазгыятькә дә бәйләп аңлатканнар. Фикерләр төрле. Татарстанда яшәүчеләр күбрәк нинди ярымфабрикатлар ашый? Тутырылган борычны сатып алганчы, аны өйдә әзерләү отышлырак түгелме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Рестораннан – өйгә

Узган ел нәтиҗәләре буенча, илдә итле ярымфабрикатлар сату күләме 30 процентка арткан. Илкүләм ит эшкәртүчеләр берлеге рәисе Юлия Панферова сүзләренә караганда, мондый хәл тәүге тапкыр күзәтелә.

– Былтыр бөтен төр ярымфабрикатларны сату күләме артты. Барыннан да бигрәк кәтлит, люля-кебаб, маринадланган ит кебек тиз арада пешереп алырга мөмкин булган ризыкларны күбрәк сатып алганнар. Аңлашыла ки, бу бер яктан, уңайлы, ә икенче яктан, аш бүлмәсендә озак кайнашасы юк. Ил халкы сакчыл куллануга күчте һәм ул аш-су әзерләүгә дә кагыла. Без үзебезгә уңайлы итеп яшәргә күнеккән. Тик дөньядагы вазгыять аркасында халык акчаны артык әрәм-шәрәм итмәскә тырыша. Кафе-рестораннарга йөрүдән әзер ризык сатып алуга күчтеләр, ә аннан өйдә ярымфабрикат әзерләүгә өстенлек бирә башладылар. Моны саннар да дәлилли. Былтыр әзер ризык сатып алучылар саны 45 процентка кимегән.

Кем әйтмешли, җиде кат санап, бер кат ашый торган заманалар җитте. Аш-су өчен күбрәк әниләр җаваплы булгангамы, гүзәл затлардан ни өчен ярымфабрикат сатып алулары турында сораганнар. Әниләр өчен сайтларның берсе үткәргән бу сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, илдә яшәүчеләрнең күбесенә иркенләп ашарга пешерергә вакыт җитми. Респондентларның 40 процентка якыны шулай дигән. Сүз уңаеннан, хатын-кызларның яртысыннан да күбрәге көн саен уртача сәгать ярым вакытын плитә янында үткәрә икән. Кул астында ярымфабрикат булмаганда, әлбәттә. Сораштыруда катнашучыларның 28 проценты әйтүенчә, әзер пилмән, мантыйлар тәме ягыннан өйдә әзерләгән ризыктан бер дә калышмый. Беренче өчлеккә ашарга пешерергә яратмаучылар (25 процент) да эләккән. Сораштыруда катнашучыларныңдүрттән бер өлеше ярымфабрикат сатып алу очсызракка төшә дип саный. Баксаң, илдә яшәүчеләр ярымфабрикат сатып алуга аена уртача 1 мең сум акча тота икән.

Тураган белә

– Без аена биш-алты тонна ярымфабрикат җитештерәбез, – ди моннан алты ел элек башкалада үз эшен башлаган МиндусГлухов. – Бизнесны ун квадрат метр мәйданда башлаган идек. Бүген берничә кибетебез бар, партнерлар белән дә эшлибез. Моннан тыш, продукцияне өйгә китереп бирү дә каралган. Ихтыяҗ булмаса, бу кадәр эш тә булмас иде. Хәләл стандартларына туры китереп, 25 төрле ярымфабрикат җитештерәбез. Барлык әзер продукциянең 40 процентын пилмән алып тора.

Эшмәкәр сүзләренә караганда, хәзер халыкка сайлау мөмкинлеге дә күп.

– Без эшли генә башлаган вакытта җитештерүчеләр азрак иде. Бүген исә теләсәкайсы азык-төлек кибетендә ярымфабрикат саталар. Сатып алучылар арасында арзанлысын эзләүчеләр дә җитәрлек. Ничек кенә булмасын, сыйфатлы продукциягә өстенлек бирүчеләр саны кимеми. Сорау зур. Ашарга пешерү күп вакыт ала бит. Без хатын-кызларга, туташларга ярдәмче, дус булырга тырышабыз. Шул ук пилмәнне пешерү өчен, аның камырын басарга, эчлеген әзерләргә, бөгәргә кирәк. Ә монда әзер пилмәнне кәстрүлгә салып пешерәсе генә кала. Рәхәт бит. Ел башында чималга бәя кыйммәтләнгәч, безгә дә бәяләрне бераз арттырырга туры килде. Шуннан бирле аларны үзгәрешсез саклап тотабыз. Мәсәлән, сыер һәм тавык итен кушып ясалган ярты кило пилмәннең бәясе 265 сум тора. Итне авылдан алып киләбез. Мин үзем ЧувашиянеңШыгырдан авылыннан. Ит оясыннан булгач, бу мәсьәләдә кыенлык юк. Бүген сыер итенең бер килосы уртача 350–400 сум тора.

Өйдә пилмән, мантыйбөгеп сатучылар да җитәрлек. Ашарга пешерергә яратучылар буш вакытларында әнә шул рәвешле акча эшли. Андыйлар танышлар арасында да бар. Тик бу хакта кычкырып сөйләргә генә яратмыйлар. «Ял көннәрендә таныш-белешләргәярымфабрикат ясыйм, минем хакта яза күрмә, үзмәшгуль дип салым чәпесеннәр тагын», – дип кырт кисте күршем.

– Алдагы еллар белән чагыштырганда, былтыр сорау бераз кимеде, алай да эшсез утырмыйбыз, – ди Кайбыч районының Чүти авылындагы «Йолдыз» кооперативы технологы Гөлназ Чукина. – Без 2019 елдан бирле эшлибез. Күп төрле ярымфабрикатлар җитештерәбез. Бигрәк тә, пилмән, манты, кәбестә һәм борыч тутырмалары, тавык кәтлитенә сорау зур. Хәзер сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар күп бит. Шуңа күрә тавыктан җитештерелгән продукция сорыйлар. Фрикаделька, тефтели кебек ит ризыклары гел күп сатыла. Ник дисәң, аларны болай пешереп тә, ашка салып та була бит. Ризык төрләндерергә бик яхшы. Яңа елга күбрәк ат итеннән тутырма сорадылар.

Гөлназ Чукина әйтүенчә, былтыр илдә махсус хәрби операция игълан ителү бераз сорау кимүгә китергән. Алай да, суыткычларның тулып торганы юк, ди ул.

– Җитештереп тә өлгермибез әле. Цехта җиде хатын-кыз эшли. Әзер продукцияне атнага бер тапкыр Казанга озатабыз. Безнең 2 мең сумнан заказ бирүчеләргә ярымфабрикатларны ишек төбенә кадәр алып барып бирү хезмәте бар. Үзебезнең Кайбыч, Кама Тамагы, Апас, Яшел Үзәндә дә сатып алучыларыбыз шактый. Кооператив булгач, ите дә, бәрәңге-суган ише яшелчәсе дә үзебезнеке. Җитешмәгәнен авыл халкыннан алабыз. Шуңа күрә ярымфабрикат бәяләрен мөмкин кадәр кысада тотарга тырышабыз. Чөнки гади халыкның да хәлен аңлыйбыз. Мисал өчен, бүген сыер итеннән ясалган пилмәннең ярты килосы 255 сум тора. Тутырылган борычның ярты килосы – 245 сум.Итен, бәрәңгесен читтән сатып алсаң, шул ук пилмән ат бәясенә төшәр иде. Цехта тәүлегенә 200–250 кило ит эшкәртәбез. Алда ни көткәнен белеп булмый. Дөньялар гына тыныч булсын.

Көн саен ярамый

Бер яктан, әзер кәтлит, мантый өйдәге эшне җиңеләйтсә, икенче яктан, ярымфабрикатлар симерүгә китерә, дип чаң сугучылар да җитәрлек. Бу хакта диетолог Альбина Мусина белән сөйләштек.

– Симерүгә ярымфабрикатлар түгел, ә артык калорияләр китерә. Тәлинкә-тәлинкә өйдә пешкән бәрәңге, токмач, камыр ризыклары ашасаң да, кибән кебек күпереп китүең бар. Иң мөһиме – чама хисен онытырга ярамый. Дөрес туклану өлкәсендәге белгечләр иң еш бирә торган киңәш: кара төстәге кечкенә тәлинкәдән ашагыз. Андый савыт-сабада ризык күбрәк булып күренә. Ә тавык кәтлите, киресенчә, ябыгырга ярдәм итә әле. Төрле тикшеренүләрдән күренгәнчә, диетада утыручыларның өчтән бере нәкъ менә әлеге ризыкка өстенлек бирә. Ул җиңел әзерләнә, туклыклы да. Тавык кәтлитендә гадәти тавык итендәге кебек үк организм өчен кирәкле аксым һәм файдалы матдәләр бар. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, ярымфабрикатларны атнага күп дигәндә 1–2 тапкыр ашарга ярый.

Белгеч әйтүенчә, каптан чыккан кәтлит, пилмән ашарга гадәтләнгән кешеләр, бик теләсәләр дә, әлеге гадәттән тиз генә баш тарта алмаячак.

– Ярымфабрикатларга төрле майлар, тоз, борыч һәм башка тәмләткечләр салалар. Бу махсус рәвештә кешедә әлеге төр ризыкка карата ияләнү хисе барлыкка килсен өчен эшләнә. Бигрәк тә, балалар өйдә пешкән кәтлиткә караганда, кибетнекенә өстенлек бирергә мөмкин. Алар мондый тәмнәргә сизгеррәк. Шуңа күрә ярымфабрикатларның сыйфатына һәм составына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Югыйсә, сыйфатсыз ризык йөрәк авырулары, диабет, кан басымы күтәрелү һәм ахыр чиктә, симерүгә китерергә мөмкин, – ди Альбина Мусина.

Роспотребнадзор белгечләре ярымфабрикат сатып алганда ризык кабының эченә генә түгел, тышына да игътибар итәргә куша. Ул ертылмаган, формасы сакланган булырга тиеш, ди белгечләр. Бигрәк тә сатучылар ярымфабрикатларны кат-кат катырырга ярата. Нәтиҗәдә тартма изелеп, юешләнеп бетә. Тышлыкта азык-төлекнең атамасы, составы, күләме, эшләнеп чыгу һәм куллану вакыты, саклау шартлары, җитештерүче һәм ГМО турында мәгълүмат, ризыкның тәңгәл килү тамгасы булырга тиеш. Сыйфатсыз товар алган очракта, кибеткә яки сатучыга мөрәҗәгать итеп, сез аны шундый ук яңа товарга алмаштырырга яки акчасын кире кайтарырга хокуклы. Бу очракта сыйфатсыз пилмәнне кире тапшырырга туры киләчәк. Сыйларыгыз тәмле булсын!

Ярымфабрикатларга ничек карыйсыз?

Хуплыйм, еш сатып алабыз27%

Мөмкин кадәр сатып алмаска тырышам47%

Ашамыйбыз, мин үзем пешерәм23%

Башкасы3%

«Приготовим.ру»сайтыннан

«ВТ» хәбәрчесе бер килограмм тутырылган борыч ничә сумга төшкәнне исәпләп карады (күрсәткечләр якынча алынды).

 

Азык-төлек Күләме (г) 1 кг өчен бәясе (сум) Тиешле күләм бәясе (сум)
Дөге 60 90 15
Суган 50 30 6
Кишер 30 45 15
Көнбагыш мае 50 110 22
Тарттырылган ит 300 450 150
Борыч 500 220 110
Тәмләткечләр 5 600 12
Тоз 5 10 0,2
1 кг 330,2

 

Кибеттә тутырылган борычның ярты килосы якынча 230–250 сумнан башлана. Ә өйдә бер кило ярымфабрикат әзерләү 330 сумга төште. Сатучылар әлеге суммага ут, су, газга киткән акчаны, аренда бәясен, эшчеләрнең хезмәт хакын да өсти, билгеле. Ә иң кыйммәте – вакыт. Кайсы отышлырак икәнен менә шуннан чамалагыз.

Эльвира Вәлиева

 

 


Фикер өстәү