Татарстанның атказанган артисты бик кирәкле бүләк алган

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага улы Нариман бәдрәф кәгазе бүләк иткән.

«Әни, Яңа елга нәрсә бүләк итим?» – дип сораган Илсөя Бәдретдинованың улы.

«Миңа кирәкми торган әйбер бирмә, дидем. Менә бик кирәкле әйбер сайлаган», – дип, җырчы улын һәм аның бүләген видеога төшергән.

Видеода күренгәнчә, улы Нариман, матур итеп елмаеп, ике кулына Чаллыда җитештерелгән бәдрәф кәгазе тутырылган пакет тотып басып тора.

«Иң яхшы малай миндә. 3 пакет бәдрәф кәгазе», – ди Илсөя Бәдретдинова.

«100 данә! Яңа ел белән!» – ди Нариман аңа җавап итеп.

 


Фикер өстәү