Илсөя Бәдретдинова: «Бу гади сүзләр генә түгел! Бу күңелдәге зур яра…»

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова инстаграм сәхифәсендә әнисенә багышлап пост язган. Биредә җырчы олыгайган саен ничек әнисенә охшавын, аны сагынуы турында язган.

«Еллар үткән саен әнигә ныграк охшый барам. Арыган чагым да булса… Яулык та бәйләсәм… Гел көзгедән әни карап тора кебек.
Күүүп нәрсәләр язасым килә… Әгәр исән булсаң… Әгәр исән булсаң бар да бүтәнчә булыр иде,әни. Бу гади сүзләр генә түгел!
Бу күңелдәге зур яра…
Иртә киттең… Нык иртә… Гомер буе көне-төне эштә. Аннан кала маллар, кайнана, ир, өч бала… Мин 17 яшьтә чыгып киттем… Ә 20 яшь чагымда син китеп бардың…
Әллә ничек булды шунда… Минем сиңа бик күп әйберләр сөйлисем килә, әни. Әни кешеләрдән көнләшәм. Йөгерәм-йөгерәм дә… бер генә минутка башымны итәгеңә куеп бәбәй буласым килә. Иркәләнешеп утырырга вакыт та булмады әйме, әни.
Ярар инде ачуланма… Еламыйм да әле…
Зур кызлар еламый инде әйме…» (ред. — автор тексты үзгәртелмичә бирелде)

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)


Фикер өстәү