Казан урамында асфальт убылган

Казанның Чистай урамында җир убылган. Бу хакта әлеге хәлнең шаһите социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Очраклы үтеп баручы сүзләренчә, чокыр аның машина капоты алдында хасил булган.

– Чистай урамында 16 һәм 20 нче йортлар арасында асфальт убылды. Санаулы секунд эчендә минем машинам әлеге чокырда булырга мөмкин иде, барысы да минем күз алдында булды, — дип язган ул.

«Казан сазлыкта утыра нигә шаккатасыз?», «Аның каравы иң кыйммәт фатирлар анда» дип коммментарийлар калдырганнар.


Фикер өстәү