Россиядән кайбер товар һәм җиһазларны читкә чыгару тыела

Хөкүмәт Россиядән чыгару вакытлыча тыелган  товарлар һәм җиһазлар исемлеген раслаган. Тыю 2022 ел азагына кадәр гамәлдә булачак.

Исемлеккә технологик телекоммуникация, медицина җиһазлары, транспорт чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы, электр аппаратурасы эләккән. Гомумән, анда барлыгы 200 атамадан артыграк товар, шул исәптән тимер юл вагоннары һәм локомотивлар, контейнер, тимер һәм таш эшкәртү  станоклары, монитор һәм башкалар  урын алган.

Бу товарларны, Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС), Абхазия һәм Көньяк Осетиядән тыш, барлык  чит илләргә чыгару вакытлыча тыела.


Фикер өстәү