Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Халык Җыены Рәисе Лаша Ашуба белән очрашты

 Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Халык Җыены (парламенты) Рәисе Лаша Ашуба белән очрашты. Казанга ул кайбер юнәлешләр, шул исәптән законнар чыгару юнәлеше буенча Татарстанның эш тәҗрибәсен өйрәнү өчен килгән. Фәрит Мөхәммәтшин Россия – Абхазия хезмәттәшлеге кысасында парламентара элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде. Ул шулай ук Дәүләт Советының, профильле комитетлар, алар каршында оештырылган экспертлар советлары, фракцияләр һәм депутатларның эшчәнлеге турында сөйләде.

Абхазия парламенты спикерын социаль әһәмиятле законнар әзерләгәндә һәм кабул иткәндә экспертлар белән хезмәттәшлек итү буенча Дәүләт Советының эш тәҗрибәсе белән кызыксынды. Хәзерге вакытта Татарстан парламентының сигез комитеты каршында экспертлар советлары  эшли. Аларга дәүләт һәм муниципаль органнар, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр вәкилләре керә. Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп үткәнчә, нәкъ менә экспертларга законнарны куллануны анализлау йөкләнә. Моннан тыш экспертлар советлары әгъзалары, республика законнарындагы яңалыклар турында сөйләп һәм халыкны законнар иҗат итүгә тартып, зур аңлату эшләре башкара.

Абхазия – Татарстанның мөһим партнерларыннан берсе. Татарстан белән Абхазия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү инде 1994 елда ук төзелгән. Узган елда ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше 17 миллион доллардан артыграк тәшкил иткән. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, төбәкара элемтәләрне көчәйтеп җибәрү өчен мөмкинлекләр бар. Сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә генә түгел, бәлки әле парламентара һәм гуманитар хезмәттәшлеккә дә кагыла бу. Әлеге тәкъдимне Абхазия Халык Җыены Рәисе тулысынча хуплады.


Фикер өстәү