Иван Купала узды: күл тирәсе – мәхәббәт боҗрасы

Төрле халыкларны – бер әйлән-бәйләнгә!  Яшел Үзәндә беренче тапкыр славян мәдәнияте бәйрәме Иван Купала узды. Республика күләмендәге тәүге шундый бәйрәм Татарстанда яшәүче рус, белорус, татар, мариларны бер урынга җыйды.

Әйлән-бәйлән

Шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан күлендә, Үбешүләр күпере тирәсендә, сал йөзә. Акка кызыл бизәкләр төшкән чигүле күлмәкле егет белән кыз, кояш һәм су алиһәләренә баш иеп, суга ромашкадан үргән такыялар сала. Ә күл яры буйлап, 1932 биюче кулга-кул тотынышып, җыр көйләп, әкрен генә атлый. 90 ел элек – нәкъ менә 1932 елда Паратск бистәсе, шәһәр статусын алып, Яшел Үзән шәһәренә әйләнә.

… Җыр тәмам. Барысы да «Авангард» мәйданына юнәлде. Биредә – бәйрәмнең төп мәйданчыклары. Адашып калам димә: мәйданчыкка илтүче сукмак тирәсе аллы-гөлле чуклар һәм агачтан уеп ясалган сыннар белән бизәлгән.

Балалар музыка мәктәбе янындагы «Ракушка» сәхнәсендә Татарстанның 30 районы һәм шәһәре – Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Алабуга, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсеннән һ.б. килгән кунаклар, берсеннән берсе уздырып, халык җырларын башкарды. Татарстан Халыклар ассамблеясыннан «Мрiя» ансамбле солисты Олеся Камзина, Яшел Үзәннең Горький исемендәге Мәдәният үзәгеннән Йолдыз Шәмгунова җитәкчелегендәге «Русь» халык вокаль ансамбле чыгышлары тамашачыларны тәмам әсир итте.

 

Гаиләләргә дан җырлау

Шәһәр мэры Михаил Афанасьев дәрәҗәле кунаклар белән күргәзмәне карады, бура (городки)  уйнады, матур язу буенча мастер-класста булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, хакимият башлыгын һәм шәһәр халкын яңа бәйрәм уңаеннан котлап, аның җиребездә озак елларга сакланып калуын теләде.

Ул арада иҗат коллективлары тамашачыларның күңелен күрде. Бөгелмәдән «Зарев» (августның борынгы атамасы шулай булган) казак ансамбле дәртле җырларын яңгыратты. Этнофестиваль үз тирәсенә кул эше осталарын җыйды. Агачтан уеп ясаучылар, тимерче, балчык осталары, челтәр бәйләүчеләр, тегүче, флористлар… Кулдан эшләнгән әйберләргә мөкиббән китүчеләр агач арба рәвешендәге киштәләр яныннан бер секундка да өзелеп тормады.

Менә сәхнәгә гаилә тормышы ветераннары күтәрелде. Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков Гатауллиннар, Ананьевлар, Зәйнуллиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Шәхси тормышларында түгәрәк датаны билгеләп үтүче 11 гаилә парына бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр теләнде.

Халык күңеле – җырда

Халык җырларын башкаручы, халыкара фестивальләр  һәм бәйгеләр лауреаты, «Халык артисты-3» телепроекты финалына чыккан Марина Девятова, Мәскәүдән «Крапива» этно-төркеме чын мәгънәсендә бәйрәм күркенә әйләнде. Аларның моңлы да, дәртле дә җырларына мәйдандагы бөтен халык кушылды! Сүз уңаеннан, Яшел Үзәндә Иван Купала бәйрәменә 20 меңнән артыграк кешенең җыелуын искәртеп үтәргә кирәк.

Бәйрәм дәвамында агачтан уеп ясаучылар мәш килде. Алар Иван Купаланың төп геройларыннан берсе – урманның явыз көчләрен ясады. Ниһаять, агач аждаһаларны яндырырга вакыт җитте. Алар шәм кебек очкынланып кабынса да, озак – ярты сәгать чамасы янды. Шуннан соң бәйрәмнең иң кызык өлеше – «Джива» ут театрының очкынлы-ялкынлы «Жар-птица» тамашасы башланды. Бик зур абага чәчәге сыман, чыршыда бенгаль утлары кабынды.

Юлия Озерова

Автор фотолары


Фикер өстәү