Уяв гөрләп узды: иптәш, товарищ һәм юлдаш

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында Россия күләмендә чуаш мәдәнияте бәйрәме Уяв гөрләп узды. Әлки җиренең беркайчан да моның кадәр кунакны күргәне юк иде әле. Бәйрәм, гүя кайгыртучан ана, барчасын үз канаты астына җыеп, һәркемгә күңел җылысын, өмет-ышанычлар бүләк итте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар чуашларның милли киеменнән иде.

Илебезнең төрле почмакларыннан 108 фольклор коллективы, республикада, күрше төбәкләрдә яшәүче чуашлар – барлыгы 10 меңнән артыграк кеше гаять зур мәйданга җыелды. Ак яки алсу җирлеккә кызыл төстәге милли бизәкләр төшкән киемнәрнең җетелеге, күзләрне камаштырып, мәйданны әкият аланына әйләндерде.

Уяу бул, димәктән

«Уяв» сүзе «үтәргә» дигәнне аңлата.  Татарларның «уяу булырга» дигән сүзтезмәсенә якынрак мәгънәдә. Уяу булып, гомер-гомергә килгән гореф-гадәтләрне үтәргә, сакларга кирәк, ягъни.

Бәйрәмнең рәсми ачылышына кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Чуашстан Республикасы башлыгы  Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, дәрәҗәле башка кунаклар чуаш  халкының тарихы турында сөйләүче милли утарлар белән танышты.

Әйтергә кирәк, кунакларның барысы да чуашларның милли киеменнән иде. Аларны милли аш-су – итле ботка һәм сыра белән сыйладылар. Шуннан соң иҗат коллективлары бәйрәм кунакларын үзләренең җыр-биюләре нигезендә мул уңыш теләү (Учук), балага исем кушу (Ачана ят хуни), армиягә озату, туй (Чавашла туйе), кич утыру (Улах) кебек гореф-гадәтләр белән таныштырды. «Йорт төзү өмәсе»ндә исә Татарстан Президенты үзе үк агач кайрысын юнып күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә мәйданга җыелган барча халыкны Уяв милли бәйрәме белән котлады.

– Бүген бездә бик күркәм бәйрәм. Кадерле кунакларны кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Кунакчыл Әлки җирендә барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Әлеге бәйрәм традицияләре безгә тамырлары бик еракларга барып тоташкан үзенчәлекле чуаш мәдәнияте дөньясын ача. Уяв, татарларның Сабантуе, удмуртларның Гырон-Быдтоны, мариларның Семыгы, мордваларның Валда Шинясе кебек, республиканың мәдәни брендларыннан берсенә әйләнде, – дип билгеләп үтте ул. – Чуашлар – үзенең телен, традицияләре һәм гореф-гадәтләрен бик кадерләп саклаучы эш сөючән, дустанә халык. Алар Татарстанның бердәм гаиләсендә үзләренең лаеклы урынын алып тора, республиканы үстерүгә зур өлеш кертә, күпмилләтле мәдәниятебезне бизи һәм баета.

Президент басым ясап әйткәнчә, бүгенге катлаулы вазгыятьтә күп гасырлар дәвамында тупланган рухи кыйммәтләрне сакларга һәм арттырырга кирәк. Туган телгә һәм гаиләгә ихтирамлы мөнәсәбәт, төрле милләтләр, төрле диннәр вәкилләре арасында тынычлык-татулыкны алга таба да саклау шарт.

– Уявның чуаш халык шагыйре Петр Хузангайның туып үскән авылында узуы аерым бер әһәмияткә ия. Быел аның тууына 115 ел тула. Шагыйрьнең әсәрләре үз халкы һәм Ватанына эчкерсез мәхәббәт хисләре белән сугарылган, – диде Рөстәм Миңнеханов, Хузангайның улы Атнерны, хатыны һәм оныгын сәламләп.

Дуслык бәйрәме

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов исә үзенең чыгышында халыклар арасындагы дуслыкның фашистлар Германиясен җиңүдәге ролен билгеләп үтте.

– Безнең бөек илебез фашизмны җиңде, галәмгә юл ачты, ракеталар, атом-төш өлкәсендә уңышларга иреште. Моның өчен безгә тарихның гадел хөкеме иң бөек һәйкәл куячак. Бу һәйкәлне халыклар  булдырды. Бер генә тел дә, дин һәм мәдәният тә читтә калмыйча, 190 халык вәкиле илебез  әләме тирәсенә туплады. Бу гүзәл почмакта без үзебезне бердәм гаилә, бертуганнар кебек хис итәбез, – диде ул.

Партия җитәкчесе әлеге данлыклы җирдә бәйрәм итү, лаеклы төстә яшәү һәм эшләү, Иван Казанков кебек халык предприятиеләрен булдыру үрнәген күрсәткән өчен республика Президентына рәхмәт сүзләре җиткерде. «Казанковның туып-үскән җирендә бөтен көчен куеп эшли, үз халкына хезмәт итә башлавына, тырыш хезмәт нигезендә аны берләштерүенә киләсе елда ярты гасыр була инде», – диде ул.

Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте. Зур мәйдандагы берничә сәхнәдә һәркем үзенең талантын күрсәтеп калырга ашыкты. Балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм аттракционнар оештырылды, яшьләр командалары пляж волейболы буенча көч сынашты, бокс сөючеләр Россиянең төрле почмакларыннан җыелган иң көчле яшь спортчылар ярышларын карады, ә инде төбе күренеп торган чип-чиста сулы буада яшь парлар көймәләр һәм катамараннарга утырып йөзде.

Әлбәттә инде, ат чабышлары да булды. Сүз уңаеннан, Евгений Чугунов җитәкчелегендәге «Хузангай» җәмгыяте быел Орел рысагы токымлы чабышкылар юнәткән. Шуңа күрә чабышта Әлки бахбайларына тиңнәр табылмады.

Якташыбыз Петр Хузангайның: «Күрше татар, рус һәм чуаш авылларында яшәүчеләр бер-берсенә иптәш, товарищ һәм юлдаш дип эндәшә», – дигәнрәк сүзләре бу көнне кат-кат кабатланды. Теләсә кайсы бәйрәмнең төп әһәмияте – рухи бердәмлек тудыру, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, кешеләрне бергә туплау. Кыскасы, Уяв безгә бер елга җитәрлек көч-куәт өстәп, туган төбәгебез, туган телебез һәм мәдәниятебез өчен горурлык хисләрен тагын да көчәйтте.

 

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев:

– Безнең республика күпмилләтле. Чуашлар халык саны буенча өченче урында тора. Традиция буенча Уяв Нурлат районында уздырыла иде. Берничә ел Аксубайда бик матур итеп оештырылды. Һәр районның үзенә генә хас үзенчәлекләре, үз мөмкинлекләре, данлыклы шәхесләре бар. Әлки төбәге Сихтермә-Хузангай авылында туган Иван Казанков белән данлыклы. Әлеге искитмәле бәйрәм нәкъ менә шуның башлангычында үткәрелә. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Бәйрәм була да бетә. Ә менә аның өчен төзелгән инфраструктура бетми. Барысы да халыкка кала. Бәйрәм белән! Барыгызга да күңел тынычлыгы, аяз күк йөзе, иминлек телим!

Полиция полковнигы, Әлки якташлыгының Чаллы филиалы җитәкчесе Римма Искәндәрова:

– Якташлык филиалына 10 ел җитәкчелек итәм инде. Район хакимияте башлыгы Александр Никошин бездән чыккан кешеләр белән элемтәләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Без Әлки җирендә еш очрашабыз, районның иҗат коллективлары үз чыгышлары белән Чаллыда яшәүчеләрне еш кына сөендереп кайта. Бүген минем туган төбәгемдә бәйрәмнең шулай зурлап үткәрелүенә шатмын. Халыкларыбыз алга таба да тынычлык-татулыкта яшәсен!

Спас районы чуаш иҗтимагый үзәге рәисе Валентина Якличева:

– Уявны әлкилеләр белән тәүге тапкыр үткәрүебез әле. Бәйрәмгә җиребезнең матурлыгына мәдхия җырлаган җирле рәссамның иҗат җимешләрен алып килдек. Сезнең районда чуашлар бездәгегә караганда күбрәк. Шундый көндә үз халкым янында булуыма шатмын.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе табибы Любовь Микушева:

 Күңелем бәйрәм шатлыгы, үзебезнең чуаш халкы белән горурлану хисләренә тулы. Бирегә бүген Россиянең төрле почмакларында яшәүче чуашлар  җыелды. Күп кенә якташларымны, сыйныфташлар, авылдашларны очраттым, атаклы кешеләрне күрдем, хәтта Чуашстан телевидениесе җитәкчесе белән фотога да төштем. Иван Казанковка, аның башлангычын хуплаган республика җитәкчелегенә һәм, әлбәттә инде, уй-ниятләрнең тормышка ашуы өчен мөмкин булганның барын да эшләгән район хакимияте башлыгына рәхмәт!

Лия Мәрдегалләмова

Назилә Шиһапова фотолары


Фикер өстәү