Кайбер пенсионерларга курортларга бушлай юллама алырга мөмкин булуын аңлаттылар

Бушлай шифаханә-курортка юллама  социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган ташламаларга ия булоган пенсионерларга бирелә. Бу пенсионерлар ай саен акчалата түләү ала яки, түләү өлешеннән баш тартып, санаторий-курортта дәвалану өчен юллама ала алалар, дип хәбәр иттеләр Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында. Бу хакта «Прайм» яза.

Министрлыкта гражданин түләүдән баш тартып, ял итәргә теләгән очракта, яшәү урыны буенча медицина учреждениесендә санаторий-курортта дәвалану өчен 070/у номерлы белешмә рәсмиләштерергә кирәк, дип аныкладылар.

Шуннан соң социаль иминият фондының территориаль органына яки халыкны социаль яклау органнарына юллама бирү турында гариза бирергә кирәк.


Фикер өстәү