Аракчино янында баткан теплоход пассажирлары судноның ничек су төбенә китүе турында сөйләгәннәр

Татарстанда Аракчино бистәсе янында Идел суында баткан теплоход пассажирлары судноның ничек су төбенә китүе турында сөйләгәннәр. Анда туган көн билгеләп үткәннәр. Бәйрәм хуҗасы теплоходка үзенең коллегаларын чакырган булган.

Бер пассажир әйтүенчә, судно борылганнан соң берничә минут узуга, сул якка кыйшая башлаган. Пассажирлар, аны “тигезләү” өчен уң якка йөгергән. Әмма бу гына ярдәм итмәгән.

Шуннан соң кешеләр хәлнең мөшкеллеген аңлап, котылу чараларын күрүгә керешкән: бер-берсенә жилетлар кидерешә, сапбордлар әзерли, суга сикерә башлаган. Әле ярый, янәшәдә катерлар һәм көймәләр булган: алар шундук кешеләрне коткаруга керешкән.

Теплоходта барлыгы 34 кеше булган. Шцкер, аларның барысы да исән-сау.


Фикер өстәү