Россиядә бер атна эчендә кулланучы кредиты процент ставкасы 3,93 процентка төшкән

Россиядә кулланучы кредиты очсызланган. Бер атна эчендә аларның процент ставкасы 3,93 процентка төшкән. Шул рәвешле хәзер әлеге төр кредитны уртача 18,6 процент белән алып була.

«Финанс хезмәтләре» платформасы мәгълүматларына караганда, кулланучы кредиты ставкаларының май аеннан бирле әле беренче тапкыр гына шулай кисәк төшүе. 26 май көнне Үзәк банк төп ставканы 14 проценттан 11 процентка калдыргач та ул 0,2–0,7 процентка гына төшкән иде. Бүген исә илнең 11 эре банкы (ВТБ, «Альфа-банк», «Газпромбанк», «Промсвязьбанк», «Росбанк», «Райффайзенбанк», «Мәскәүнең кредит банкы», «Хоум Кредит», «МТС Банк», «Уралсиб» һәм «Ак Барс») кисәк кенә кулланучы кредитларының процент ставкасын киметкән.

Финанс аналитигы Александр Гусев моны, иң беренче чиратта, кредитның тулы күләмен, ягъни заем алучы банкка кайтарырга тиеш булган сумманы көйләү хокукы кире кайтарылу нәтиҗәсе дип саный. Билгеле булганча, Үзәк банк 24 февральдән 30 июньгә кадәр бу мөмкинлекне вакытлыча туктатып торган иде. «Кредит индексы кимүгә төп ставканың төшүе, ил икътисадының тотрыклылануы да йогынты ясады», – ди белгеч.

Финанс аналитигы фикеренчә, төп ставкага бәйле рәвештә, якын киләчәктә илдә барлык төр кредитларның да ставкасы төшәчәк. Әмма бу эш тоткарлыклар белән барачак, дип саный ул. «Көзгә таба илдә эшсезләр саны бермә-бер артырга мөмкин. Бу исә илдә кредит алучылар яисә булган кредитын түли алмаучылар саны да артачак дигән сүз. Ул, үз чиратында, шулай ук кредит ставкаларының төшүенә этәрәчәк», – ди Александр Гусев. Рәсми саннарга ышансаң, быелның февраленнән илдә кулланучы кредитын вакытында түләп бара алмаучылар саны 4,6 процентка арткан.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә «РИА новости» агентлыгы ипотека кредиты иң күп бирелгән төбәкләрне ачыклаган. Алар төзегән рейтингта беренче урынга Урал федераль округының төньягында урнашкан төбәкләр чыккан. Шул рәвешле белгечләр иң күп ипотека кредиты Төмән өлкәсендә бирелгән дип исәпләп чыгарган. Соңгы бер елда биредә 1 мең кешегә 37,3 заем туры килгән. Әлеге рейтингның икенче баскычында урнашкан Ханти-Манси автоном округында (Югра) шул ук бер мең кешегә – 35,3 кредит, Ямалда 34,3 кредит туры килә.

Иң күп ипотека кредиты бирелгән төбәкләрнең беренче бишлегендә Удмуртия белән Якутия дә урнашкан. Башкортстан, Новосибирск һәм Магадан өлкәләре, Татарстан, Пермь крае рейтингның беренче унлыгын йомгаклый. Кырым, Дагыстан һәм Ингушетия исә – ипотека кредиты иң аз бирелгән төбәкләр рәтендә.


Фикер өстәү