Питрәчтә 8 мең йомыркадан зур тәбә әзерләячәкләр

16 июльдә Питрәчтә инде менә алтынчы тапкыр «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак. Бәйрәмне оештыручы Наилә Таҗиева әйтүенчә, быел анда йомырка тәбәсе пешерү буенча яңа рекорд куярга җыеналар. Аш-су осталары, үзләре генә белгән серләрне кулланып, 8 мең йомыркадан галәмәт зур тәбә әзерләргә ниятләп тора. Рекорд 2,5×1,5 метр үлчәмендәге 4 таба һәм бик зур мангалар ярдәмендә куелачак. Йомырка тәбәсен әзерләү өчен 100 кило чамасы күмер таләп ителә. Теләгендә булган барча кеше ризыкның тәмен татып карый алачак.

Таҗиева сүзләренә караганда, узган елгы фестиваль өчен әзерләнгән 200 литрлы самавыр быел да «эшләячәк». Бер мәйданчыкта чәй дегустациясе үткәреләчәк. Аны халык рецептлары буенча төрле үләннәрдән әзерләячәкләр. Чәй янына милли тәм-томнар тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, 2019 елда фестивальдә 7777 йомыркадан рекорд куелган булган инде. Ә узган ел 450 килограммлы гигант торт бәйрәмнең төп бизәгенә әйләнгән.


Фикер өстәү