Россия Банкы узган елның февраленнән тәүге тапкыр төп ставканы күтәргән

Россия Банкы төп ставканы бер процентка арттырып, 8,50 процентка җиткергән. Үзәк банк үзе үк шул хакта белдергән.

“Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы 8,50 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул итте”, – диелгән Банк сайтындагы хәбәрдә.

Икътисадчылар билгеләп үткәнчә, ставканы арттыру доллар курсы үсүгә бәйле. Үзәк Банк төп ставканы соңгы тапкыр 2022 елның февралендә 20 процентка кадәр күтәргән иде. Шуннан соң банк аны 2022 елның сентябренә кадәр әкренләп төшерде.


Фикер өстәү