Сабан туе – 2023: ниләр белән истә калды?

Буа

Буа Сабан туена халык милли бизәкле күлмәкләрдән, башларына калфак, түбәтәй, кокошник, масмак киеп, изү-алкалар тагып, чүәк-читекләрдән килде. Быел Сабантуйда милли рухка басым ясалган иде.

Район башлыгы Ранис Камәртдинов Сабантуй капкасы саналган Карлы елгасы аша салынган күпердә кунакларны –  Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваны, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровны, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шакир Ягудинны һәм Ринат Гайзатуллинны, Саха (Якутия) Республикасы Верхневилюйский улус (районы) башлыгы Владимир Поскачинны, Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробконы, Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы җәмгыяте рәисе Ирек Закировны, «Ак Барс» акционерлык җәмгыяте холдинг компаниясе    генераль директоры урынбасары Айрат Туктамышевны һәм район үсешенә өлеш кертүче якташларыбызны каршылап, мәйданга чакырды. Мәйданга барып җиткәнче кунакларны районда бер гаиләдәй тату яшәүче төрле милләт халыкларының ишегалдына чакырды, үзенең гореф-гадәтен, мәдәниятен күрсәтте, көнкүреше белән таныштырды. «Татар өе»нә барысы да ишеккә өч тапкыр шакып, бусагага басмыйча уздылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка һәм башка кунакларга печән чабарга,  мәчет манарасына ай куярга, «ишегалды»нда бәйләп куйган атны җигәргә тәкъдим иттеләр.

“Ат җигеп караганым юк иде әле”, – диде министр бахбайга камытны кигезгәндә. Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыеваны өлкәннәр үз куллары белән ясаган  калфак һәм изүләр кызыксындырды. Ул бер калфакны киеп тә карады һәм аны, Буа Сабан туе күчтәнәче дип, үзенә бүләк тә иттеләр.

Чуаш, рус ишегалларында да төрле йолалар, тормыш рәвеше күрсәтелде. Алардан үткәнебез турында күп нәрсә белергә мөмкин иде.

Сабан туеның ачылыш тантанасы «Унике сугышчы кыз» риваятенә нигезләнгән иде. Театральләштерелгән тамаша аша бер мәлгә Буаның үткәненә «кайтып килдек». Халкыбыз хәтерендә хатын-кызларыбызның нәфислеген,  тугрылыгын һәм матурлыгын данлаучы күп риваятьләр сакланган. Аларда туган җирләрен коллыкка төшерергә тырышучы илбасарларга каршы көрәшкән сугышчы кызлар турында күп сөйләнелә. Андый хатын-кызлар Буа төбәге тарихында да бар. Ата-бабаларыбыз килеп урнашкан җирләр куе урманнарга, җиләк-җимешләргә, кыргый җәнлек-кошларга, чишмәләргә бай булган. Әлеге байлыкларны, үз халкын саклау өчен, ир-егетләр, сугышка киткәндә, яшерен крепость төзегәннәр. Анда һәрберсенең үз шөгыле, һөнәре, осталыгы булган унике сугышчы кыз  сакта торган. Күңелне тетрәндергән дә, сокландырган да, горурлык хисләре дә уяткан әлеге тамашаны йорттан-йортка йөреп бүләк җыю, кыз урлау күренеше алыштырды. Мәйдан милли җыр-биюләрдән гөрләп торды. Алар тынуга тәбрикләүләр башланды. Беренче булып буалыларны һәм район кунакларын халкыбызның милли бәйрәме белән район башлыгы Ранис Камәртдинов котлады.

– Район халкына горурланырлык сәбәп бар: уртак тырышлык белән булачак уңышка ныклы нигез салынды. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Сабантуйда күңелләрегез күтәренке булсын, ул районыбыз халкына күркәм эшләребезне гамәлгә ашыруда энергия, оптимизм рухы бирсен. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим, – диде ул. Ранис Камәртдинов чакыруны кабул итеп, милли киемнәрдән, үз мәдәниятләре элементлары белән килүчеләргә рәхмәтен дә җиткерде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвендә дә моңа аерым басым ясалган иде.

Рәис котлавын Марат Җәббаров укыды. “Нәкъ менә Буада бәйрәмнең үзенчәлекле культурасы торгызылуны күрү шатлыклы хисләр уята. Биредә гасырлар дәвамында татар, рус, чуаш, мари, башкорт, азәрбайҗан һәм башка халыклар дус һәм тату яшиләр. Һәрберсенең кабатланмас традицияләре һәм матур костюмнары бар. Бүген бәйрәмгә аларны зур горурлык белән киеп килүчеләрне күрәбез”, – дигән сүзләр бар иде сәламләүдә.

Тәбрикләүләр бүләкләүләр белән үрелеп барды. Сабан туе – иң элек хезмәт алдынгыларын данлау бәйрәме ул. Бу көнне дә авыл уңганнарының, югары игенчелек культурасына ия хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләренең урыны түрдә иде. Аларның  татар, рус, чуаш милли костюмнарында бүләк алырга чыгуы үзе бер тамашага әверелде. Алдынгыларның күрсәткечләренә дә, бер-берсен кабатламаган милли киемнәренә дә сокланырлык, үрнәк алырлык шул.

Наилә Хәсипҗанова

Әлфия Шәрәфетдинова

Яңа Тинчәле

Фәнис вәгъдәсендә торды

Былтыр Сабан туе барышында авылдашларына мөрәҗәгать итеп: «Киләсе елдагы милли бәйрәмебезне үткәрүдә тулысынча минем ярдәмгә өмет итә аласыз», – дигән иде ул. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнис Баязит улы вәгъдәсендә торды. Буа районының Яңа Тинчәле Сабан туе һәр елдагыча бүләкләргә, күңел ачуларга, көч сынашуларга һәм дә күңелле сюрпризларга бик бай булды. Яңа Тинчәледә бу бәйрәм дөньяга аваз алган, канат ныгытканнарның очрашу-хәтер яңарту көне дә әле ул. Гадәттә бу көнне Татарстаныбызның мөхтәрәм шәхесләре Радик Рәүф улы, Ринат Рәүф улы Гыйзатуллиннарның, Радик Шәүкәт улы Хәсәновның Сабан туе чыгымнарын каплавына авыл халкы күнеккән иде инде, игелекле үрнәк дәвамчысын тәрбияләде, быел алар көтеп алган кунак буларак катнашты, авылдашлары белән сөйләшеп сүзләре бетмәде, фикерләре бер-берсенә ялганып, тулыланып торды.

Милли бәйрәмебез, алдан тәгаенләнгәнчә, төп-төгәл иртәнге сигездә башланды, тәбрикләүләр, хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр менә-менә төгәлләнә дигәндә күк йөзендә болтлар пәйда булды  һәм …зарыгып көткән яңгыр сибәләргә тотынды. Шуның белән бәйрәм рухына тагын бер куаныч өстәлде.  Бәйрәме дә, яңгыры да бик кирәк иде. Күңел ачу янәшәдәге мәдәният йортына күчте, анда Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Фәннур Хәсәнов, Ринат Галиәскәров һәм башкалар халыкка күңел күтәренкелеге өләште.  Шулай итеп, туфрак – дымга, авылда яшәүчеләр күңеле җыр-моңга баеды.

Аннан авыл халкы район үзәгенә – Буага юл тотты. Район Сабан туе да шимбә көнгә билгеләнгән иде.  Кичен исә яңатинчәлеләр авыл Сабан туен дәвам итте. Һич онытылмас, хәтердә әледән-әле яңарып торачак көн булды бу. Фермер Фәнис Шәрәфетдинов киләсе елда да Сабан туена бәйле барлык чыгымнарны да каплаячагын хәбәр итте. «Хезмәт сөючән, тырыш авылдашларыма, читтә гомер итүче мөхтәрәм яңатинчәлеләргә рәхмәтем, ихтирам билгесе бу, – диде Фәнис әфәнде. – Ил-көннәребез  тыныч, исәнлектә-саулыкта, ирешелгәннәргә шөкер итеп яшәүләр насыйп булсын».

Яңа Тинчәле – республикабызның сокланып туймаслык, тарихи да, үзенчәлекле дә төбәге, «Бердәмлек» паркында узучы бәйрәмнәре дә үзенчәлекле, мәгънәле.

Габделбәр Ризванов

Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары

Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары Сабан туенда хатын-кызлар быел ир-атлардан рәхәтләнеп «үч алдылар»: камыт кидереп тә йөгерттеләр, зур ләгәннәргә утырып, мәйдан тирәли тарттырып та йөрделәр. Хәер, ирләре утырган ләгәнне үзләре яхшырак та өстерәделәр бугай әле.  Чыннан да, көчле, уңган, булган кешеләр яши бу җирлектә.

– Кемнәндер көтеп ята торган гадәтебез юк, – ди авыл җирлеге башлыгы Резеда Хөснетдинова. – Егетләребез зур гына мәйданда печән дә чапты, урындыклар, багана, бүрәнәләрне дә үзләре төзеп куйдылар. Иганәчеләр дә – үзебезнеке. Ел саен ярдәм итүчеләр бар. Сорап торасы да юк. «Ярдәм кирәкме?» – дип үзләре килеп җитәләр. Шул исемлеккә яңалары өстәлеп тора, шөкер. Быел тагын бер үзенчәлек үзеннән-үзе пәйда булды. Сөлге җыйганда, кирәк булыр дип, авыл халкы акча да бирә башлады. Беренче ел булгач, шуларның барысына да балаларга  уенчыклар алып, уеннар үткәрдек.

Бу Сабан туенда, инде ел саен кабатланып килсә дә, иң күңелгә тия торганы, мөгаен, 50 һәм 60 ел бергә тату гомер кичергән гаиләләрне котлау булгандыр. Юбилярлар янына балалары, оныклары чыгып баскач, мәйдан шау чәчәккә күмелде.  Иң бәләкәй бәби белән, иң өлкән яшьтәге әбине дә «эзләп таптылар». Аларның берсе 3 айлык булса, икенчесе 91 яшьлек иде. Аларга да бүләктән өлеш чыкты.

Резеда ханым ел саен бәйрәмгә яңа бизәкләр кертергә тырыша. Быелгысы «Зәңгәр шәл» спектакленә яраштырып эшләнгән, авылдагы мәдәният хезмәткәрләре үзләре уйнаган cценарий иде. Абыстайларның Сабан туена барасы килә, ә Ишан хәзрәт каршы төшә. Ахыр чиктә җиңделәр. Әйтәм бит, хатын-кызлар бирешә торганнардан түгел бу авылларда.  Монысы шаярту гына инде. Ир-атлар бер дә  кимен куймый.  Бу көнне тирә-юньне шаккатырып,  бары тик Әшнәк авылында гына ат чабышы булды. Биш җайдак катнашты. Барысы да диярлек үзләренеке. Димәк, ат ярата торган чын ир-атлар яши биредә.

Әйтергә кирәк, Әшнәк авылларының кияү белән киленнәре дә сер бирә торганнардан түгел. Авыл халкын котларга килгән район башкарма комитеты башлыгы Данис Сатдинов – Кече Әшнәк кияве булса, аның урынбасары Айгөл Вафина – шул авыл килене.

Ул көнне авыл чатларында җитәкчеләргә, оештыручыларга, иганәчеләргә – кыскасы, бәйрәмне матур итүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтләр яуды. Аралашып торгач та бик рәхәт, бербөтен булып яшисең.

Фәния Әхмәтҗанова

Мамадыш

Яңгыр да комачау итми. Сабантуйга бүләк җыям дигән кешегә, берни киртә түгел икән. Мамадышта узган бәйрәмнән соң әнә шундый фикергә киләсең. «Боз түгел эремәбез әле», – дип биюче дә, капчыкта йөгерүче дә, кул көрәштерүче дә, салкын суга чумып балык тотучылар да, хәтта ярышып өчпочмак ашаучылар да бар иде.

Соңгысы бөтенләй шакаттырды. Бер көтү халык ярышып өчпочмак ашады. Билгеләнгән вакытка кем күбрәк ашый, шул җиңүче. Ризыкны йотып җибәрер өчен Мамадыш лимонады да салып бирәләр. Кемдер икене ашый, кемдер бишне. Ә менә кунак егет Рөстәм, 30 өчпочмак ашап, җиңүче булды. Тамак та тук, 3 мең сум акча да – кесәдә.

Рөстәмне, Татарстанның атказанган җырчысы Иркә күреп, сәхнәгә чакырды. «Берәр өчпочмагыңны миңа да калдырмагансың», – дип шаяртып та алды. Аның каравы тәмлетамак Рөстәмнең ике битеннән үбеп котлады. Ишеп яңгыр яуса да, тамашачы Иркәнең җырлавын тыңлады. Берәү дә кайтырга ашыкмады. Мәйданның һәр почмагы гөрләп торды. Бер якта көрәшчеләр ут чыгарса, икенче якта «Татар кызы» бәйгесе узды.

Әмма Сабантуйда күңелгә иң ошаганы һәр милләтнең үз гореф-гадәтен күрсәтеп, үз ризыгы белән сыйлап җибәргән почмак булгандыр. Бу урын бөтен кешенең күңеленә хуш килде дисәм дә, арттыру булмас.

Мамадышка кунак булып кайткан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та һәр милләт кешесенең күңелен күрде. Чуашча да, марича да биеде. Керәшеннәрне, удмуртлар, русларны да урап узмады, татарлар белән дә җырлап күңел ачты. «ВТ» журналистына бәйрәмне бик ошатуын да әйтте ул. «Мамадышта тырыш, уңган, булган халык яши», – дип тә өстәде.

Фото: Татар-информ

Түбән Яке

Авыл халкының күңелен чакырылган артистлар күрә хәзер. Сабантуйга затлы җырчылар килеп, концерт куеп китәләр. Быелгылары Башкортстаннан ук килгән Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар иде. Аларны күрергә күрше-тирә авыллардан да җыелганнар иде.

Бәйрәм тоташ җырдан гына тормады. Авыл халкы төрле уеннарда катнашып, күңел ачты. Нәселләре белән аркан тартышучылар да булды. Мин дә тау башына йөгереп менеп бүләкле булып кайттым. Әмма уеннар арасында иң отышлы һәм ошаганы мәйданнан бер капчык бодай күтәреп килү иде. Оттырышсыз уен бу. Аркаңа менеп кунаклаган икән, бодай синеке. Өеңә кадәр күтәреп алып китсәң дә була.

Ирләр кызып көрәш карады. Гомер буе мәйдан тоткан абзыйларның уллары бил алыша инде хәзер. Абсолют батыр исемен алырга икетуганнар туры килде. Озак маташтылар. Әмма яше җиңде егетләрнең. Мөгезләрен алтынсуга буяп, үзен юындырып, йоннарын тарап куйган тәкә Булат Юнысовка эләкте.

Гөлгенә Шиһапова

Кайсы районда кем батыр калды? (ИСЕМЛЕК)

 

 


Фикер өстәү