Горурлыгыбызмы, әллә сатлык җанмы: кем ул Шакир паша?

Бөтендөнья татар конгрессында Пенза өлкәсендәге Качкару авылында туып үскән Фирдәвес Тумеркинаның «Шакир паша эзләреннән» дигән китабын тәкъдим итү булды.

Әлбәттә инде, укучыларыбызда хаклы рәвештә, «Кем ул Шакир паша?» дигән сорау туар. Шакир паша – 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнашкан, Госманлы империясендә генерал дәрәҗәсенә ирешкән бердәнбер милләттәшебез, китап авторының карт бабасы, ягъни Фатыйма әбисенең бабасы. Интернет челтәрендәге материаллардан күренгәнчә, Шакир паша турында фикерләр бик каршылыклы. Рус армиясенә хезмәткә алынган, төрекләргә әсирлеккә төшкән солдат дип фаразлап, аны сатлык җан дип кабул итүчеләр дә бар. Фирдәвес ханымның 40 еллап архивларда казынуы бушка китми. Ул карт бабасының сугыш башланганчы ук шушы илдә яшәвен, анда хәрби училищеда укыганда Төркия гражданы буларак сугышка алынуын ачыклый. Бабасы турында ул менә ниләр сөйли.

Тыю

– Мөхәммәтшакир бабам 1855 елда Пенза губернасының Качкару авылында Мөхәммәтшәриф  бабай гаиләсендә туа. Бу гаилә авылда бик атаклы: барысы да белемле имамнар, мөгаллимнәр, указлы муллалар була. Мөхәммәтшәриф бабамның каберенә авыл халкы бүген дә, хәтемнәр укып, борчыган сорауларына җавап эзләргә баралар, авылыбызның әүлиясе дип олылыйлар. Бабамның 12 баласы була: 7 малай һәм 5 кыз. Шулар арасыннан 6 малай – мулла, Мөкәррәмә исемле бер кызы абыстай була.

Шакир исә 1874 елда Төркиягә укырга китәргә ниятли. Әмма әтисе ризалык бирми. Ата белән ул арасында каршылык килеп чыга. Ул вакытта өлкәннәр сүзеннән чыгарга ярамаган, мулла гаиләсендә бу бигрәк тә тыелган. Абруена зыян килмәсен һәм башкалар аның артыннан иярмәсен өчен, Мөхәммәтшәриф бабам халыкка улының үз ризалыгыннан башка гына китүен белгертми. Сорашучыларга: «Минем улым юк, вафат», – дип җавап бирә. Хәтта аны искә алуны да тыя. Шулай булса да, китәсе көнне әтисе аңа юл догасы укый һәм артыннан азан әйтеп кала.

147 елдан соң бу китапны язуым – кайчандыр Мөхәммәтшәриф тыйган мәгълүматларны дөньяга чыгару. Шуңа да бу адымымны кичерүен сорап, мин башта Закир мулла мәчетендә ифтар уздырдым. Мәчетнең имамы Рафик Акмаев хәтемнәр укыды, 80 нән артык кеше килгән иде, барысы да дога кылдылар. Мин шунда авыл халкына Шакир паша тарихын сөйләп күрсәттем.

Төркиядә

Шакир бабам башта Урта Азия мәдрәсәләрендә белем ала. Төркиягә, Истанбул шәһәренә килеп җиткәч, ул кая барырга да белми. Иң элек бер мәчеткә керә дә намаз укый башлый. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. Аның оста итеп, чын күңелдән укыганына хәйран калып, андагы мулла тыңлап тора да, укып бетергәч, кемлеге белән кызыксына. Шакир дөресен сөйләп бирә. Мулла аны өенә алып кайта һәм үз баласы кебек тәрбияли. Укырга керергә булыша. Башта Шакир шул мәчеттә эшли, соңрак хәрби училищега укырга керә. Шул ук вакытта авылы белән дә элемтәсен өзми. Сирәк булса да, әнисенә хатлар яза.

Тик укуын тәмамларга мөмкинлек булмый, аны башка шәкертләр белән бергә сугышка алалар. Ул хезмәт итәргә эләккән корабльдә төрле милләт кешеләре була. Җиде тел белгәнлектән, Шакирга аралашу шактый уңайлы, шул сәбәпле ул командирның уң кулына әверелә. Тик корабльне шартлаталар, исән калганнарны төрекләр, судан җыеп алып, ни өчендер зинданга утырталар. Шакир анда да төннәр буе намаз, догалар укый. Бервакыт шулай аның янына бер солдат килә, күргән төшен юравын үтенә. Шакир аңа, тиздән син өеңә кайтырсың, дип әйтә. Чыннан да, аларны зинданда озак тотмыйлар, чыгаралар. Солдат командирларга Шакирның бик белемле икәнлеген сөйли. Ул, чыннан да,  кешенең ни уйлаганын бик тиз сизенә торган булган. Бу хәбәр Госман пашага да барып ишетелә. Ул да, төшен юратырга дип, егетне үзе янына чакыртып ала. Шакир аңа курыкмыйча, син әсирлеккә эләгерсең, дип әйтә. Берәү булса, бу сүзләр өчен сугышчының башын да кисеп төшерер иде. Әмма Госман паша көлә генә, мондый белемне кайдан алуын сорый. Шакир аңа Урта Азия мәдрәсәләрендәге мөгаллимнәрдә белем алуы турында сөйли. Нәтиҗәдә Шакир хәрби хезмәтен дәвам иттерергә рөхсәт ала һәм, дөрес карарлар кабул итүдә катнашып, командованиедә тәрҗемәче һәм киңәшче вазыйфасын башкара.

Соңрак Госман паша, чыннан да, әсирлеккә төшә. Сугыш тәмамлангач, Шакир турында исенә төшерә дә үз янына чакыртып ала, киңәшчесе итеп тәгаенли. Шакир укуын да тәмамлый, хезмәтендә дә зур уңышларга ирешә, ахырда аны паша чинына кадәр күтәрәләр. Аякка басып, мөстәкыйль яши башлагач, ул, хатыны белән улын үз янына җибәрүләрен сорап, әтисенә хат яза. Ләкин карт бабай килене Хәдичә белән оныгы Хәсәнне җибәрми, алар урынына энесе Мөхәммәтһади китә. Шунда ул абыйсының хатынына өйләнгәнен әйтә, ризалыгын сорый. Шакир аңа бик күп бүләкләр һәм фоторәсемен биреп җибәрә. Ул яхшы аңлый: димәк, әтисе аңа өйгә кайтырга юлны япкан, хәтта хатыны белән баласы да аныкы түгел бит. Төркиядә төпләнеп, тагын да тырышыбрак эшләүдән башка чара калмый. Бераздан солтан Абдулхәмид аны үз янына алдыра, акчалата да, рухи яктан да бик нык булыша.

Абыйсы янына Төркиягә Мөхәммәтһади тагын бер килә әле. Нәкъ шул вакытта әтисе үлеп китә. Шакир аны җирләргә акча бирә. Шул акчага әтисе каберенә имән бурадан төрбә ясап (ул хәзер дә җимерелмәгән), таш куялар. Соңрак аның янына тагын ике туганы килә. Закир, абыйсы биргән акчага авылда таш мәчет төзетергә дип, кире кайтып китә. Кәрим исә абыйсы янында кала. Шакир да яңа  гаилә кора. Ике ул, ике кыз үстерә.

Этәргеч

Фирдәвес ханымның нәсел җепләрен барлавы авыл тарихын өйрәнүгә дә этәргеч була. Хәер, аның әби-бабалары язмышы үзе үк – шул авыл тарихы инде ул. Әтисе Казим Дашкин – морзалар нәселеннән, колхозда шофер булып эшли, скрипкада уйный. Әнисе Гөләндәм Яваева (Шакир улы Хәсәннең оныгы) муллалар нәселеннән, колхозчы була. Автор безгә танышырга дип тагын бер китабын алып килгән иде. Ул – авылдагы гореф-гадәтләр турында. Шигырь һәм бәетләр рәвешендә язылган. Сакланып калсын дип, электән килгәннәрен дә китапка керткән.  Алар арасында әбисе, әтисе яратып җырлый торган «Төрмә хәле», «Арлю сывы» дигәннәре дә бар. Өченче китабын кулъязма формасында гына алып килгән. Ул – Шакир пашаның әтисе турында булачак.

Фирдәвес ханым үз архивыннан шактый гына экспонатлар да алып килгән.  Шакир пашаның ике фоторәсеме сакланып калган. Берсен ул энесе Мөхәммәтһади артыннан җибәргән була. Россиядә инкыйлаб башлангач, оныгы Фатыйма аны келәм артына тегеп куя. Оныклары шул фотоны 100 ел диярлек яшереп саклыйлар. Ә икенче фото Төркиядәге гаиләсендә сакланган була, андагы туганнары җибәрә.

Качару авылында революциягә кадәр төзелгән бер генә мәчет сакланып кала. Ул – Шакир паша акчасына төзетелгән Закир мәчете. Бүген дә сафта. Мөхәммәтшәрифнең балалары иң авыр елларда да диннән аерылмаган, үзләре төзеткән мәчетнең дә кадерен белгәннәр.

Авылдан киткәндә, Шакир истәлеккә үзе белән бер генә нәрсә алып китә, ул да булса – әнисе үз кулы белән теккән, чиккән намазлык. Ул аны улына үз куллары белән бүләк итә. Төркиядәге кардәшләре сөйләвенчә, Шакир һәрвакытта да шуңа басып намаз укый торган була, бервакытта да алыштырмый. Аның оныклары намазлыкны һаман да саклап тоталар икән. Казанга алып килгән экспонатлар арасында Шакир паша бүләк иткән кружка да бар, аны Фирдәвес ханымга әбисе тапшырып калдырган. Бу нәселнең дүрт буын хатын-кызлары кигән дүрт күлмәк тә бик зур кызыксыну уятты.

Туганлык

Тарих битләреннән күренгәнчә, ул заманнарда татар халкы белән төрекләр арасында туганлык җепләре бик көчле була. Төрек солтаны Россиядәге мөселман халкын үзләренә күчеп килергә чакыра. Төркиядәге татар авыллары – моның дәлиле. Шакир паша да Төркия гражданы булып гомерлеккә шунда яшәп кала.

– Без бабабыз белән бик горурланабыз. Ул – татар баласы, Төркиядә үз акылы, зиһене белән татарның данын күтәргән кеше, – ди Фирдәвес ханым. Очрашуда галимнәребез дә катнашты. Алар генерал милләттәшебезнең язмышын ачыклау эшен дәвам иттерергә теләкләрен белдерделәр. Бүген иң мөһиме – интернет битләрендәге дөрес булмаган фактларга каршы чыгарлык язмалар бастыру, халыкка чынбарлыкны җиткерү, диде алар. Ә Фирдәвес ханым һәм кызы – блогер Ильмира Мусаутова Төркиядәге туганнары белән элемтәләрне тагын да ныгытырга җыеналар.

Фәния Әхмәтҗанова


3 фикер

  1. Бик кызык мәглүмәтләр. Бу бөтенебез өчен үрнәк, ничек тарихибызны белү кирәк икәнлеге.

Фикер өстәү