“Үз телем” бәйгесенә гаризалар 9 июльгә кадәр кабул ителә

Татар телен өйрәнүгә hәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем” проектлар бәйгесенә гаризалар 9 июльгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан Мэриясенең җәйге проектларына багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

“Үз телем” бәйгесе тәүге тапкыр 2021 елда оештырылган. Нәтиҗәдә 5 проект авторы җиңү яулаган. Алар – сүзләрне тәрҗемә итү буенча IT-проект, яшь натуралистлар өчен “Яшел китап” өстәл китабы, сабыйлар өчен “Бөҗәкләр алдаша беләме?” энциклопедиясе, татар телендәге комикслар һәм “SkyTat” онлайн-клубы бар. Бу проектларның барысы да тормышка ашырылган. Бәйгенең быелгы приз фонды – 2 млн сум.

– Әлеге бәйге мәктәп укучыларына һәм яше 35тән узмаган яшьләргә зур мөмкинлекләр бирә. Бер кич эчендә уйланган проектларны да җибәрергә мөмкин. Бер кешедән берничә проект кабул итә алабыз, – дип аңлатты Казан шәһәре башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

Җиңүчеләргә яңа елга кадәр татар телен яки мәдәниятен үстерүгә багышланган проектларын тормышка ашыру өчен акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.


Фикер өстәү