Азнакайда яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз машинасын бүләк иткән

Азнакайда яшәүче Наил Сабитов, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итәр өчен, үзенең “Нива” машинасын бүләк иткән.

– Махсус хәрби операция башлануга, ничек тә егетләргә ярдәм итәсем килгән иде. Менә үз машинамны бүләк итәргә карар кылдым. Безнең егетләр лаек моңа! Машинамның нәкъ менә алар кулына эләгүенә шат кына мин, – ди Наил әфәнде.

Бу машина егетләргә хәрби бурычларын үтәгән чакта уңыш китерер дип ышана ул.


Фикер өстәү