#КаzanForum: Фәрит Мөхәммәтшин: “Ислам дөньясы күпмилләтле Россия өчен зур мөмкинлелкәр ача”

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумы кысасында “Халыкара кооперация һәм инновацияләр: фарсы култыгы илләре белән хезәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләре һәм перспективалары” дип аталган парламентара тыңлаулар узды. Анда катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

– Күп милләтле һәм күп динле Россия өчен Ислам илләре хезмәттәшлеге оешмасы белән эшләү зур кызыксыну уята, гомумән, Россия һәм Ислам илләре хезмәттәшлеге оешмасына керүче күп кенә илләрнең милләтара һәм динара мәсьәләләргә карашы якын яки туры килә. Бу – элемтәләрне тагын да үстерү, халыкара, парламентара һәм башка мәйданнарда эшне берләштерү өчен яхшы нигез булып тора, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, халыкара икътисадый форумны үткәрү Татарстан һәм гомумән Россия өчен әһәмитле вакыйга булып санала.

– Ислам дөньясы – киңкырлы, ул күпмилләтле Россия өчен зур мөмкинлелкәр ача. Безнең илдә 20 миллионга якын мөселман яши, – диде парламент җитәкчесе.

Ул ассызыклаганча, илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак Татарстанга Ислам дөньясы илләре белән элемтәләрне ныгыту мөһим.

– Татарстанда мөселман илләре белән хезмәттәшлек итүнең бай тәҗрибәсе тупланган, без Россия белән ислам илләре арасында озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек һәм стратегик партнерлыкны ныгытуга зур игътибар бирәбез. Россия Президент кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең рәисе итеп билгеләнү очраклы гына түгел, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Үзара ышаныч һәм аңлашуга корылган мохитне ныгытырга Татарстан Дәүләт Советының халыкара хезмәттәшләр белән элемтәләре дә ярдәм итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, парламентара төзелгән килешүләр төбәк дипломатиясе мөмкинлелкәрен, закон чыгару эшенең формаларын һәм механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Бүгенге шартларда төбәкара һәм парламентара берләшү тагын да зуррак әһәмияткә ия. Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, җыен мөмкинлекләрен тагын да киңрәк файдаланырга киңәш итте.


Фикер өстәү