#КаzanForum: Тани Әхмәт Әл Зәйуди: “Без бергә эшләвебезгә шат”

“Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2023” ХIV халыкара икътисадый форумы кысасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллиның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Тани Әхмәт Әл Зәйуди белән очрашуында катнашты.

– Татарстан Россия – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Республика делегацияләренең бу илгә эш сәфәрләре күркәм традициягә әверелде, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул май башында узган инвестиция форумында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышуларын искә төшерде. Хәзер исә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе җавап визиты белән килгән.
– Без бергә эшләвебезгә шат. Соңгы елларда күп төрле юнәлешләр буенча эшлибез. Безнең өчен Россия – стратегик партнер, – диде дәүләт министры.

Очрашуда “Төньяк–Көнчыныш” проектын үстерү турында да сөйләштеләр.


Фикер өстәү