Диана Сәфәрованың әнисенә акча тапшырган блогер: «Үз гомеремдә беренче тапкыр ни дип язарга белмим»

9 май көнне юл һәлакәтенә очрап гомере өзелгән блогер Диана Сәфәрованың балаларына ярдәм йөзеннән социаль челтәрләрдә акча җыю оештырганнар иде. 

Башкортстан блогеры Светлана Гыйззәтуллина (Арбуллина)  Диананың каберенә роза чәчәкләре салганнан соң язылучылары җыйган акчаны аның әнисенә тапшырып чыккан.  Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Үз гомерендә беренче тапкыр видео астына ни дип язарга да белмәвен әйткән Светлана. «Битараф булмаганнарның барысына дә рәхмәт!.. Син мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дигән ул.

Диана белән аның язылучылары 757 мең сум акча җыйганнар. Мәрхүмәнең әнисе ярдәм өчен рәхмәтен белдергән.

Диана Сәфәрованы соңгы юлга озатканнар

3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»


Фикер өстәү