Танылган блогер, Әнвәр Нургалиевның туганы коточкыч юл һәлакәтендә үлгән: 3 баласы ятим калган

Бүген төнлә юл фаҗигасендә җырчы Әнвәр Нургалиевның икетуган сеңлесе, танылган блогер Диана Сәфәрова һәлак булган.

Аның авылга кайтуы булган. Юлда бер машина юлын кискәч, багана килеп бәрелгән, дигән фаразлар бар.
«Ул ялгызы өч бала үстерә иде. Без Диана белән интернет аша дуслашып киттек. Аның көчле рухлы булуына шакката идем. Диананың гаиләсенә, сабыйларына сабырлык телибез», — ди ВТ хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова.

3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»

 


Фикер өстәү