Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

– Помидор үсентеләрен ачык туфракка чыгарып утыртырга вакыт җиткәндер инде дип уйлыйм. Аларны яңа урынга тизрәк җайлаштыру, «стресс»тан коткару юлларын беләсе иде.

Зөлфия Хәсәнова. Әлмәт

 Бакчачы-блогер Людмила Кудрявцева укучыларыбызны борчыган сорауга җаваплар бирде.

– Үсентеләрне кояшлы көндә утырткан очракта, тизрәк яңарып китсеннәр өчен, аларга берничә көнгә күләгә ясап торырга (үсенте тирәли агач ботаклары урнаштырырга яки тукыма булмаган материал белән каплап куярга мөмкин) киңәш итәм. Бу чыныкмаган томатлар өчен бигрәк тә кирәк. Чәчәккә бөреләнгән икән, утыртуга Эпин-Экстра (5 л суга 1 мл) бөркергә тырышыгыз. Фитогормон яңа шартларга җайлашуны бермә-бер җиңеләйтә. Су сибүгә килгәндә, утыртканнан соң берәр атна-атна ярым чамасы  узганнан соң гына (ә май башларында утырткан очракта – бөтенләй дә 2–3 атна узгач кына) сибү яхшы. Үсенте тамырларының яңарып китүе өчен,  утыртканда, чокырына салган су да бик җитә. Суны күп сипмәү тамырлары ныгуга китерә.


Фикер өстәү