Әнвәр Нургалиев туганы Дианага багышлап пост язган: «Исерек килеш руль артына утырган җинаятьче аркасында туганымның гомере өзелде»

Кичә җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы, танылган блогер Диана Сәфәрованың авариягә эләгеп һәлак булуын хәбәр иткән идек. Авариядә катнашы булган кешене тоткарлаганнар. Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә туганына багышлап пост та урнаштырган.
«Әлегә моңа ышанып булмый. Бу югалту әти-әниемне югалтудан кызганычрактыр. Исерек килеш руль артына утырган җинаятьче аркасында туганымның гомере өзелде, өч бала ятим калды, әти-әнисе баласыз калды. Ул гаиләдә бердәнбер акча эшләүче иде. Тыныч йокла, кадерлебез. Балаларны үстерербез, Алла бирса, туганым» дип язган ул.

Диана 3 баласын ялгызы гына үстергән булган. Аның 1нче сыйныфта укучы Аиша исемле кызы һәм 5әр яшьлек Сәлмән һәм Сәид исемле игезәк уллары ятим калган.

Әнвәр Нургалиев туганын Чишмәдә соңгы юлга озатачакларын хәбәр итә. «Туганым. Китмә, дидем би-и-ит… Диананың үлемендә гаепле кеше тәмугта янсын…» – дип тә яза ул.


Әнвәр Нургалиев туганы Дианага багышлап пост язган: «Исерек килеш руль артына утырган җинаятьче аркасында туганымның гомере өзелде»” язмасына фикерләр

  1. Якыннарына куркэм сабырлыклар бир, Ходаем. Бик кызганыч… Эйтеп анлатырлык тугел. Урынын ожмахта булсвн. Тар гурлэрен якты, кин, йомшак булсын….

Фикер өстәү