#KazanForum: Солтан Бин Рәшит Әл-Хәтер: “Казандагы җыен хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга ярдәм итә”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең халыкара трендлары: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең роле” дип аталган эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Чараны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ел саен үткәрелүче инвестиция форумы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган. Ул «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумы кысасында уза.

Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, республиканың ел саен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узучы форумда катнашуын әйтте.

– Без чит илдәге хезмәттәшләребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Бигрәк тә, инвестицияләр җәлеп итү, ислам банкингын үстерү, хәләл-индустрия кебек юнәлешләр кызыклы. Аларның барысы буенча да ике арада яхшы элемтәләр урнашкан, – диде Рәис.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Тани Әл-Зейуди Россиянең, аерым алганда, Татарстанның төп хезмәттәшләренең берсе булуын билгеләп үтте.

– Республикага өченче тапкыр киләм һәм төбәкнең ни дәрәҗәдә тиз үсүен күреп торам, – диде ул.

Катарның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Солтан Бин Рәшит Әл-Хәтер билгеләп үткәнчә, “KazanForum” мәйданы хезмәттәшлекне тагын да ныгытырга ярдәм итә.


Фикер өстәү