Соңгы арада халыкара сәяси мәйданда ислам дөньясы илләренең активлыгы күренә башлады. Элегрәк сәясәт белгечләре «фәкыйрьләр цивилизациясе» дигән сүз белән тасвирлаган илләр бүген үзләрен ышанычлы партнер буларак тәкъдим итә. Алар белән фикер алышырлык вакыйгалар да, хезмәттәшлекне үстерерлек юнәлешләр дә, уртак эшләр дә шактый. Россия дә моннан файдалана, билгеле. Еш кына (бәлки, күпчелек очракта) илләр арасында дуслык җепләрен ныгытучы булып Татарстан, ә аны сузучы буларак республика Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый.
Бару-кайту гына түгел
Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә Иранга эш сәфәре кыла. Сүз уңаеннан, республика җитәкчесенең соңгы вакытта Көнчыгышта Россиянең төп вәкиле булып чыгыш ясавы ешаюына игътибар итми мөмкин түгел. Аның Казахстан, Үзбәкстан, Сенегалга сәфәрләрен, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәһрәйн, Әфганстан, Фәләстыйн, Төркия вәкилләренең Казанга рәсми очрашуга килүләрен телгә алу да җитә. Әлбәттә, очрашулар төрле юнәлештәге ике якка да файда китерерлек элемтәләр барлауга бәйле.
Республика өчен Иран (һәм киресенчә) нәрсәсе белән кызыклы? Сүз уңаеннан, яңа тарихка күз салсаң, ике дәүләт арасында эшлекле мөнәсәбәтләр 1996 елда башлана. Ул вакытта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ислам республикасының парламент Рәисе һәм Премьер-министры белән очрашып, ике як арасында сәүдә буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалаган.
Соңрак исә очрашулар да, килешүләр дә ешайды. Быел бигрәк тә: июльдә Иран делегациясе Казанда булып киткән иде, август уртасында Татарстан Президенты Гилян провинциясе губернаторы Асадолла Аббаси белән онлайн очрашу үткәрде, сентябрь башында Рөстәм Миңнеханов нефть министры урынбасары – Иран илкүләм нефть химиясе компаниясе генераль директоры Мортеза Шах Мирзаи белән очрашу оештырды.
Бу юлы сәфәр барышында Татарстан Президенты губернаторлар белән очрашты, сәнәгать предприятиеләрендә булды һәм эшлекле киңәшмәләрдә чыгыш ясады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча җитәкчелек итә торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме кысасында Иран белән хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәфәрнең төп максаты – икътисади хезмәттәшлекне арттыру һәм яңа элемтәләр табу. Аерым алганда, логистика, транспорт, азык-төлек, агросәнәгать өлкәсе, уртак проектлар турында сүз барды.
Ышаныч, өмет, терәк
Гомумән, Иран белән генә түгел, ислам дөньясы илләре белән якынаю нинди әһәмияткә ия соң? Дини һәм мәдәни якынлыктан кала икътисади, фәнни, сәнәгый һәм башка өлкәләрдә уртаклык табарга мөмкинме? Ни өчен бу мәсьәләдә Татарстанга таяналар? Бу җәһәттән фикерләр күчәре бер юнәлештә әйләнә.
Политолог, Көнчыгыш белгече Руслан Айсин фикеренчә, ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләр кору кичә-бүген генә барлыкка килгән күренеш түгел.
– Моңа кадәр дә без мөселман илләре белән багланышларны булдырдык, ныгыттык. Татарстан хөкүмәте бу өлкәдә күп көч куйды. Шулай да хәзерге вазгыятьтә бу актуальрәк, – ди белгеч. – Тыюлар, чикләүләр сәбәпле, Россиягә дә Шәрык илләренә игътибарын көчәйтергә һәм карашын үзгәртергә кирәк. Төрек-ислам дөньясының әһәмиятле бер өлеше буларак, Татарстан бу процесста актив катнаша ала. Рөстәм Миңнеханов бу эш белән шөгыльләнә дә. Әйтергә кирәк, бик җитди рәвештә. Казанышлары да бар. Иран, Гарәп илләре, Төркия, Урта Азия илләре белән мөнәсәбәтләре яхшы.
Руслан Айсин сүзләренчә, икътисади бәйләнешләр генә түгел, милли-мәдәни, рухи багланышларны да исәпкә алырга кирәк.
– Санап киткән илләрдә милләттәшләребез дә гомер итә. Шуңа күрә ислам дөньясы белән хезмәттәшлекне көчәйтү безнең өчен кулай. Бу юл – таныш юл. Күрәсең, Россиягә күптәннән әлеге тарафка йөз борырга кирәк иде. Күренекле тарихчы Лев Гумилев сүзләре белән әйткәндә, Россия ул – православ-ислам цивилизациясе. Ислам – дәүләтчелекне оештыру һәм торгызуда зур өлеш керткән, бу җирләргә иртәрәк килгән дин, – ди сәясәт белгече. – Ислам мәгариф системасын, фән, сәүдә итү концепциясен бирде. «Татарларга тылмач кирәкми» – татарларда шундый әйтем бар, аны Президент та еш әйтә. Электән үк татар күп телләрне яхшы белгән, дипломатия, сәүдә эшендә катнашкан. Шуңа да бу традицияне хәзер дә дәвам итү кирәк. Татарлар бу юнәлештә әйдәман була ала. Булдыра да. Безгә дилбегәне үз кулыбызга алырга кирәк, чөнки ул милләтебез язмышына да нык бәйле.
Бер караганда, ислам дөньясы илләре белән элемтәләр урнаштыруда Татарстанны иң еш сайлаулары табигыйдыр да. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядәге ислам диненең төп тарафдарларының берсе саналган төбәкне җитәкли. Сәясәтче буларак табигый сәләтләре дә роль уйнамый калмагандыр. Президентның бу җәһәттән: “Безнең илебез күпмилләтле, күпконфессияле. Израильгә барырга кирәк икән, анда татарны түгел, яһүдне җибәрергә кирәк. Ә гарәп илләренә барырга кирәксә, бу бурычны мөселманнардан да яхшырак үтәүче булмас. Бу – безнең илебезнең өстенлеге дә. Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү өчен ил Президенты Владимир Путин мине сайлады («Россия – Ислам дөньясы» төркеме турында сүз. – Ред.). Бу безнең үз төбәгебез кысасында гына түгел, бөтен Россия дәүләте мәнфәгатьләрендә эшләвебез турында сөйли. Татарстанның партнер буларак абруе яхшы. Үз дәрәҗәбезне сакларга кирәк”, – дигәне бар.
Татарстанның башка илләр каршында абруйлы булуын Көнчыгыш, ислам белгече Алексей Малашенко да әйтә. “Россиянең мөселман өлеше буларак Татарстан – хөрмәт казанган төбәк. Якын Көнчыгышта гына түгел. Россия составында шундый абруйлы субъект булу бик мөһим. Казан да бу өлкәдә үзен яхшы күрсәтә, эш алып бара. Бу Россиянең полимәдәни ил булуын раслый», – дигән фикердә ул.
Илнең икътисады өчен дә мөселман илләре белән дуслык урнаштыру кулай. Бу хакта федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә бер генә әйтмәде.
– Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерү хәзер аеруча мөһим. Дөньякүләм икътисад яңа сынаулар каршында калды. Санкцияләр дә моңа тәэсир итә, – дигән иде Россия икътисад министры Михаил Решетников Казандагы бер чыгышында. – Россия икътисадын юк итүгә юнәлгән чаралар асылда бөтен дөньядагы икътисадка һәм сәүдәгә зыян сала.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Россиянең махсус вәкиле Рамазан Абдулатыйпов шулай ук Татарстанның ислам дөньясы илләре белән багланышларны җайга салу буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы булуын әйтә. “Татарстан бу өлкәдә флагман булды. Хәзерге көндә «Россия – Ислам дөньясы» төркеме дә илнең тышкы сәясәтен тормышка ашыруда әһәмиятле роль уйный. Мөселман илләренең терәк булуы безгә бик мөһим”, – дигән фикердә тора ул.
Чулпан Гарифуллина
Фото: https://president.tatarstan.ru/
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat