Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне җир кишәрлеген сатканда салым түләүдән азат итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев, Энергетика комитеты әгъзасы Григорий Шилкин шундый тәкъдим керткән. Биредә сүз 18 яшькә кадәрге балалар (көндез белем алган очракта 24 яшькә кадәр) турында бара.

Сатудан кергән акчаның шул ук елда яңа күчемсез милек алу өчен тотылырга тиешлеге билгеләп үтелә. Моңа кадәр фатир яки йорт сатканда гына шундый чара каралган булган. Менә хәзер ул йорт төзү өчен җир кишәрлеген сатуга да кагылырга мөмкин.

Салым түләүгә байтак акча таләп ителә. 10 сутый җир кишәрлеге саткан очракта салым күләме 300 мең сум һәм аннан күбрәк тәшкил итәргә мөмкин.


Фикер өстәү