Август аенда илебез базарында сатылган машиналарның 40 проценты чамасы “АвтоВАЗ” автомобильләренә туры килә. Автоконцерн президенты Максим Соколов “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергәнчә, узган айда Lada машинасын сату буенча яңа чор рекорды куелган.
“АвтоВАЗ” машиналары базарның 20-22, кайвакыт 25 процентын тәшкил итсә, августта бу күрсәткеч 40 процентка җиткән. Тәгаенләп әйтсәк, җәйнең соңгы аенда 18 087 Lada сатылган. Бу – июль аендагыга караганда 75,2 процентка күбрәк, ә узган елдагыга караганда 7 процентка кимрәк.
Соколов әйтүенчә, компания Россиянең автомобиль базарындагы өлешен арттыручы Кытай брендлары – Haval, Geely һәм Chery белән көндәшлеккә әзер.