Февраль ае йомгаклары буенча Татарстанда инфляция күләме 7,42% тәшкил иткән

Февраль ае йомгаклары буенча Татарстанда инфляция күләме 7,42% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округындагыга (7,54%) һәм тулаем Россиядәгегә (7,69%)  караганда кимрәк.

Статистикага караганда, узган айда республикада азык-төлек бәясе, узган елның февралендәге белән чагыштырганда, 8,23 процентка арткан.

Үзәк банк мәгълүматлары буенча, ел башында чит илләрдән банан һәм әфлисун күбрәк кертелгән. Шуңа күрә февральдә бу җимешләр гыйнвар аендагыга караганда акрынрак кыйммәтләнгән. Илебездәге теплицаларда яшелчә күбрәк үстерә башлау да узган айда республикада кыяр-помидор хакының гыйнвар аендагыга караганда азрак үсүенә китергән.

Кышның соңгы аенда республикада азык-төлек булмаган товарлар хакы 5,25 процентка арткан. Әлеге күрсәткеч гыйнвар аендагыга (5,35%) караганда кимрәк. Бәя үсүнең акрынаюы кайбер товарларга ихтыяҗ кимүгә бәйле.


Фикер өстәү