Ел башында Татарстанда яшелчәләр 23 процентка кыйммәтләнгән

2024 елның гыйнварында Татарстанда яшелчәләр декабрь белән чагыштырганда 23 процентка кыйммәтләнгән. Узган елның гыйнварына карата бәяләр 26,4 процентка күтәрелде. Бу хакта Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасының Социаль-икътисади хәле турындагы докладта әйтелә.

Гомумән алганда, азык-төлек товарларының бәясе бер айда 1,7 процентка, ә бер ел эчендә 8,5 процентка, җиләк- җимеш һәм яшелчә продукциясенең бәясе 9,9 һәм 25,9 процентка, алкоголь 1,5 һәм 1,8 процентка, җәмәгать туклануы 0,4 һәм 9 процентка арткан.

Аерым товарлар арасында иң кыйммәтләнгәне кәбестә булган, декабрьдән ул 25,9 процентка арткан, кишер бәясе 19,6 процентка, суган 14,2 процентка кыйммәтләнгән.

Бер ай эчендә иң арзанайган товар йомырка булды, аның бәясе 2,9 процентка кимегән. Әмма 2023 елның гыйнвары белән чагыштырганда йомырка бәясе 84 процентка кыйммәтрәк булып чыкты

 


Фикер өстәү