12-18 декабрь чорында йомырка 4,62 процентка кыйммәтләнгән

Шикәр комы 0,47 процентка арзанайган.

Россиядә 12-18 декабрь чорында йомырка 4,62 процентка, ел башыннан бирле – 52,94 процентка кыйммәтләнгән. Кайбер төбәкләрдә бәяләр 0,1-14,4 процентка үскән, кайсыберләрендә исә үзгәрешсез калган яки кимегән.

“Росстат” мәгълүматлары буенча, тавык ите бәясе 0,63 процентка төшкән. Ә дуңгыз ите уртача 0,13 процентка кыйммәтләнгән. Кайбер яшелчә һәм җиләк-җимеш хаклары да арткан.
Шикәр комы бәясе – 0,47, сыекмай – 0,03 процентка төшкән. Дөге кыйммәтләнгән, ә карабодай берникадәр арзанайган. Икмәк һәм токмач бәясе дә бераз арткан.


Фикер өстәү