Балтачтан уналтынчы гуманитар ярдәм китте

Якташларына яңа елга бүләк ясар өчен бу көннәрдә балтачлылар уналтынчы гуманитар ярдәмне хәрби зонага озаткан.

Биш Газель һәм бер УАЗ машинасы тулы кышкы җылы киемнәр, тимер мичләр, коры душлар, запас частьлар, азык- төлек, хәрбиләр соравы буенча кирәк- яраклар, исемле посылкалар… — якташларын сөендерү өчен балтачлылар бу юлы да ихластан тырышкан. УАЗ машинасы исә хәрби зонада калачак. Ул МДСУ-1 идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясовтан егетләргә бүләк.


Фикер өстәү