21 декабрь. Шәхесләр

1836 елның 21 декабрендә Түбән Новгородтатанылган рус композиторы, рус композиторларының «Могучая кучка» исемлеиҗади берләшмәсе башлыгы Милий Балакиревтуа, аның тормышы һәм иҗаты шул исәптән Казан белән дә бәйле. 1853 елның сентябреннән 1854 елның маена кадәр ул Казан университетының физика-математика факультетында ирекле тыңлаучы була. Яшәү өчен дәресләр алып акча эшли.

Нәкъ менә Казанда Балакиревныңкомпозиторлык эшчәнлеге башлана, монда ул өчроманс, М.Глинканың «Жизнь за царя» операсы темасына фортепиано фантазиясе яза.

Мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры Зыя Камали (Парвәҗетдин Җамалетдин улы Камалетдинов) 1873 елның 22 декабрендә хәзерге Чишмә районының Келәш авылында (Уфа губернасы) дөньяга килә.

1906 елда ул «Галия» мәдрәсәсенә нигез сала. 1919 елга кадәр шушы мәдрәсәнең ректоры, профессоры була. 1915 елда хатын-кызлар өчен «Әнәсия» дип аталган беренче югары уку йорты ача. Бу уку йорты педагогия юнәлеше буенча укырга мөмкинлек бирә. Биредә ул мөселман этикасы дәресләре алып бара. Зыя Камали – беренчеләрдән булып Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче дә. Әмма аның бу эше, башка бик күп китаплары кебек үк, бастырылмый.

1917 елның Февраль революциясеннән соң Зыя Камали сәяси тормышта актив катнаша башлый.Мәскәүдә үткән беренче Гомумрусия мөселманнар съездында һәм Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының Милли җыелышында катнаша.20нче елларда ул фәнни һәм педагогик эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Мөфти Риза Фәхретдин белән мөселманнар өчен булдырылган уку йортларын, мәчетләрне саклап калуга зур көч сала.

1936 елда НКВД органнары бер төркем мөселманнарны, Совет властена каршы булуда гаепләп, җинаять эше кузгата. Бу исемлектә Зыя Камали дә була. 1942 елда ул Куйбышев шәһәрендәге төрмәдә вафат була, 1956 елда гына аклана.

Татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы Миңҗамал Йосып кызы Мазунова 1915 елның 21 декабрендә Олы Әшнәк(хәзер Балык Бистәсе районында) авылында туа. 10 яше тулгач, ялварып, әнисеннән гармун сатып алуын сорый. Сыйныфтан тыш бер чарада танылып килүче сәнгать эшлеклеләре Сара Садыйкова һәм Зөләйха Әхмәтова катнашалар. Алар шактый сәләтле гармунчы кызны күреп алалар һәм радиога чыгыш ясарга чакыралар. 1944 елны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе баянчылар конкурсы игълан итә. Яшь кыз шунда уңышлы гына катнаша һәм аны филармониягә эшкә алалар. Бу вакытларда аккомпаниаторларга зур кытлык була.

Баштарак медицина училищесын бетереп чыкса да, 1948 елны Казан музыка училищесына укырга керә. Локман Аитов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. 1946 елда Мөнир Мазуновбелән гаилә корып җибәрәләр. Әнвәр Бакиров, Бату Мулюков, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев кебек сәнгать әһелләре аларның гаилә дуслары булалар. Озак еллар Казанның музыка мәктәпләрендә баян, аккордеон класслары алып бара. Күп кенә талантлы шәкертләр тәрбияләп чыгара, шуларның берсе танылган музыкант Рәшит Мостафин.

Фармаколог, медицина фәннәре докторы, профессор Ирина Витальевна Заиконникова1921 елның 21 декабрендә Казанда туа. Казан медицина институтын тәмамлагач (1943 ел), шунда ук фармакология кафедрасы мөдире булып эшли (1968-1989 еллар). И.В.Заиконникованың фәнни тикшеренүләре фосфорорганик табигатьтәге яңа дару препаратларын эзләү һәм өйрәнү белән бәйле.Яңа дару препаратларын гамәли медицинага кертүгә караган фәнни хезмәтләр авторы 1987 елдаСССР дәүләт премиясенә ия була.


Фикер өстәү