Урман хуҗалыгы министрлыгы рөхсәтсез чыршы кискән өчен штраф салу турында искәртте

Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмый калу максатларында урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән рәвештә патруль оештырылды. «Чыршы» («Ель») операциясе 2023 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

«Агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салыга», диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш була, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

5 мең сумлык һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү