Халык синоптигы: “Декабрь салкын булмас”

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев декабрь салкынлык буенча үз нормасын тутырды инде, ди.

– Каты суыклардан соң, гел бер җылытып ала иде бит инде. Башка елларны ул декабрь башында күзәтелә иде. Быел ун көнгә соңга калды. Кышка зарланып булмый, кары да яуды, суыгы да булды. Ә менә яңа ел бәйрәме алдыннан салкын да булмас, бүгенгедәй яңгыр да явып тормас, – ди синоптик. – Гыйнварның икенчесе өлешендә салкыннар тагын кабатланачак. Бу вакытта кош-кортларга авыр булачак. Үлеп бетмәсләр ярый инде.
Әмир абый глобаль җылыту, глобаль суыту дигән сүзләрне кулланмасалар иде, ди. Ул күп укый һәм эзләнә. Ел фасыллары кабатланып тора, бар хикмәт шунда, ди ул.
– Элек тә йә салкынайтып җибәргән, йә җылыткан инде. Һава торышы цикллар саен үзгәреп тора. Яз җәйгә таба күчә, җәй көз аена керә башлады. Аннан куркыныч хәбәр ясамаска кирәк. Һава торышына яраклашырга өйрәнсәк, шул җитә, – ди ул.
Россия гидрометеология үзәге хәбәр итүенчә, киләсе атна башыннан көннәр салкынайта башлавын хәбәр итә. Ә инде гыйнварның икенче атнасыннан нык салкыннан башланырга мөмкин дигән фаразын җиткерә.


Фикер өстәү