Карабодай белән шикәр бәясе арткан, бәрәңге белән алманыкы кимегән

22 сентябрьдән 28енә кадәр Россиядә шикәр, көнбагыш мае, карабодай, кыяр һәм помидорга бәяләр арту күзәтелгән. Шул ук вакытта кайбер яшелчә-җимешләргә бәяләр дә төшкән.

«2020 елның 22-28 сентябрендә азык-төлек товарлары арасында шикәргә бәяләр сизелерлек артты.Россиянең 25 субъектында 4,0 проценттан да күбрәккә, шул исәптән Ростов һәм Тамбов өлкәләрендә 8,0 һәм 7,7 процентка арткан. Псков өлкәсендә шикәр комы 1,1 процентка арзанайган», — диелә Росстат сайтында.

Көнбагыш маена бәяләр 1,1 процентка арткан. Шул ук вакытта Россиянең 11 субъектында бәяләрнең 2,5 процентка һәм аннан да күбрәккә артыкка күтәрүе сизелгән. Шулай ук тавык йомыркасына бәяләр — 0,7 процентка, ит консервыларына, карамель, бодай онына — 0,3 процентка, балык, туңдырма, атланмай, маргарин, сырларга, печенье һәм карабодайга бәяләр 0,2 процентка арткан. Тавык итенә һәм бодайга бәяләр 0,2 процентка кимегән.
Помидор бәяләре — 2,3, кыяр 0,6 процентка арткан. Шулай да көзге муллыкта алма бәяләре — 3,0, кишер — 2,5, кәбестә — 2,1, суган — 1,6, бәрәңге 1,3 процентка кимегән.


Фикер өстәү