Татарстанда помидор, кыяр һәм тавык йомыркасы кыйммәтләнгән

1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда помидор, кыяр, банан һәм тавык йомыркасына бәяләр сизелерлек арткан. Бу – Дәүләт статистика федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы мәгълүматларыннан күренә.

Аерым алганда, помидор 9,75 процентка, яки 14 сум 43 тиенгә кыйммәтләнгән. Бер атна элек аның бер килограммы 147,25 сум иде.

Кыяр 5,99 процентка, яки 5 сум 53 тиенгә кыйбатланган. 1 ноябрьдә аның бер килограммы 92 сум 3 тиен торган.

Үз чиратында банан бәясе дә 3,44 процентка, яки 4 сум 57 тиенгә арткан (бер атна элек аның килограммы 133,90 сум булган).

Тавык йомыркасы 3,18 процентка, яки 2 сум 70 тиенгә кыйммәтләнгән — җиде көн элек йомырканың дистәсен 84,24 сумга сатып алырга мөмкин булган.

Тавык түшкәсе үзе (тавык ботыннан тыш) бары тик 0,31 процентка, яки 64 тиенгә арткан. Беренче ноябрьдә аның бер килограммы 212,48 сум торган.

 


Фикер өстәү