Мәктәп хөкеме. Комиссия укытучының дәрәҗәсен күтәрерме?

Укытучыга сүз әйтәсе түгел! Мәктәпләрдә махсус комиссия төзеп, аларның хокукларын якларга, абруен күтәрергә җыеналар. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әнә шундый яңалык җиткерде. Кайчан төзелеп, аңа кемнәр керәсе әлегә билгесез. Файдасы булырмы? Фикерләр төрле

Карга күзен карга чукымый

Моннан берничә ел элек Мөнирә Садыйкова мәктәптә сирәк була торган адымга барды. Лаеш районындагы Столбище мәктәбенең элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы кыскартылган өч дәрес өчен директорны судка бирде. Нәтиҗәдә район мәхкәмәсе татар теле сәгатьләрен кире кайтарды. Хәзер Мөнирә Садыйкова балаларны математикага өйрәтә.

– Гадәттә гауганы зурга җибәрмәгәнне яраталар. Ә мин хокукларымны яхшы беләм. Мин эшләгән мәктәптә җитәкчелек белән профсоюз бер сүздә иде. Алар барыбер үзләренчә хәл итә. Карга күзен карга чукымый. Аңлатып карадым, нәтиҗәсе булмагач, Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иттем. Иң ышанычлысы – суд, – ди үз хокуклары өчен көрәшкән Мөнирә Садыйкова.

Аның фикеренчә, федераль министр әйткән комиссияләр оеша калса, андагы белгечләр гадел һәм белемле булырга тиеш. Ялагайлар керә икән, оештырудан мәгънә юк. «Минем әле аттестация үтәсем бар», «Мактау кәгазе алмаган», «Өстәмә сәгатьләр дә кирәк», – дип уйлаган, агымга каршы бара алмаган укытучыларны анда кертергә ярамый.

Кемнән яклыйлар?

Мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, мондый комиссияләр мәктәпләрдә килеп чыккан бәхәсле очракларны гадел хәл итү өчен кирәк. Ниятләре изге. Әмма яңалыгы нидән гыйбарәт? Ник дигәндә, әле октябрь ахырында гына Дәүләт Думасына кертелгән закон проектында да укытучының абруен күтәрү турында сүз бара. Документта, белем генә түгел, тәрбиягә карата да игътибарны арттырырга кирәк, диелә. Шулай ук әлеге проект мәктәп хезмәткәрләренең хокукларын бозуга, аларга карата физик һәм психик яктан көч куллануга юл куймауны да күздә тота.

Кыскасы, бу хакта еш һәм күптән сөйлибез, әмма аңа карап кына  үзгәрешләр бармы?

– Яңа комиссия хәзергеләреннән кайсы ягы белән аерыла? Анда кемнәр керә? Ул гаугалы очракларны хәл итәчәкме, әллә һөнәргә бәйле бәхәсләрнеме? Шуларны белмичә, ниндидер фикер әйтү авыр, әлбәттә. Мәктәпләрдә аңлашылмаучанлыклар туганда, җайга салу тәртибе бар. Директор андый комиссияне булдыра ала, – ди Казандагы халыкара мәктәп директоры, депутат Нияз Гафиятуллин.

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин фикеренчә, укытучының дәрәҗәсе бар. Аны бары сакларга гына кирәк.

– Әмма үзегез беләсез, төрле хәлләр була бит, – ди Рөстәм Хуҗин. – Укыту һәм тәрбия – әти-әни белән бергә алып барыла торган эш. Мәктәп, әти-әни карашы аерым була алмый. Бу очракта нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Әти-әнинең дә, мәктәпнең дә максаты бер: белемле һәм тәртипле бала тәрбияләү.

Алабуганың 1 нче гимназиясе укытучысы Айгөл Һадиуллина, укытучыларны әти-әниләрдән яклау өчен комиссия кирәк, дип саный. Җәмәгать, кая барып җиттек без? Шулай да Айгөл ханымның сүзләренә игътибар итик әле.

– Мәктәп җитәкчелегеннән якларга профсоюзлар бар. Ә менә укучылардан яклау өчен әти-әниләрдән торган комиссияләр кирәк. Күптән түгел бездә шундый хәл булды. Бер әни баласының укый алмавын танымыйча, укытучыга бик авыр сүзләр әйткән. «Сез хаклы түгел, прокуратурага барам», – дип янаган. Шуннан соң укытучы хастаханәгә эләкте. Мәктәп җитәкчелеге яклый алмагач, ул эштән китте. Әлеге сыйныфның дәресләрен башка укытучыларга бүлеп бирделәр. Укытучы таба алырлармы, белмим. Андый гаугалы сыйныфка киләм дип торучысы да булмас әле. Комиссия укытучыларны шундый мәсьәләләрдә якласа, яхшы булыр иде, – ди география укытучысы Айгөл Һадиуллина.

Бары бер нәрсә генә кирәк!

Татарстан Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының хезмәт хокуклары буенча баш инспекторы Диләрә Бургуева белдергәнчә, иң элек укытучыларның хезмәт хакларын күтәрергә кирәк.

– Мондый комиссияләр нигезләмә язып, аны сайтка эләр өчен кирәкме? Әллә формаль рәвештә кемнедер кертергә яки сан өчен берничә чара уздырыргамы? Кемгә кирәк ул? Комиссиядән комиссия төземәсеннәр, хисаптан – хисап, чарадан чара булдырмасыннар инде. Бу бит – башбаштаклык. Боларны ишетү оят бит, – ди Диләрә Бургуева. – Мондый тәкъдим белән чыгучылар урыннардагы хәлне белми, димәк. Моны хәтта кимсетү кебек кабул итәм. Бездә комиссияләр җитәрлек. Һәр оешмада профсоюз вәкилләре эшли. Бу өлкәдә 20 ел хезмәт куям инде. Көн саен укытучыларның моң-зарларын тыңлыйбыз, шикаятьләр кабул итәбез, аңлатабыз, хәл итәргә тырышабыз.

Диләрә Бургуева әйтүенчә, Укытучылар һәм остазлар елында укытучылар бары бер нәрсәне көтте. Аларга парклар-скверлар, музей һәм бәйрәмнәр дә түгел, лаеклы хезмәт хакы кирәк. Гыйнвар аенда оклад бер тапкыр күтәрелгән. Шуннан бирле бер тиен дә артмаган. 40–48 мең сум хезмәт хакын тәҗрибәле белгечләр, «выслуга» өчен өстәмәләр түләнгән, югары квалификацияле категориягә ия педагоглар гына ала. Бер ставкага эшләүчеләрнеке 22 мең сумга да җитми. Һөнәри, федераль стандартлар бердәм, белем күтәрүгә таләпләр бердәм. Ә ни өчен хезмәт хакы алай түгел?

– Тәҗрибәмдә атнага 42–46 шар сәгать укытучыларны күрдем. Монда нинди сыйфатлы белем турында булырга мөмкин? Башкала бакчаларында тәрбияче, кече тәрбияче, пешекчеләр җитми. Мөдирләр еш кына үзләре плитә янына басарга мәҗбүр. Ә авылларда киресенчә, балалар саны аз булгач, укытучының сәгатьләре аз. Шулай булгач, акчасы да күп түгел. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы – 25–28 мең сум. Лаеклы түләнмәгәч, әлбәттә, укытучы халкы эштән китәргә мәҗбүр. Вазгыятьне бик матур итеп күрсәтәләр. Әмма кадрларга бәйле ситуациянең дөресен ачып салган роликларны әле беркемнең дә күрсәткәне юк. Бу проблема белән берәү дә шөгыльләнми, – ди белгеч.

 

Рәшит Фәтхрахманов, «ВТ» журналисты:

– Ниндидер комиссия белән кемнеңдер абруен күтәреп буладыр дип уйламыйм. Бездә абруйны кесә калынлыгы белән үлчиләр бит хәзер. Аз хезмәт хакына эшләүчегә кимсетеп карыйлар. Балаларның һәм әти-әниләрнең укытучыга мөнәсәбәтендә дә чагыла ул. Педагогик вузларга булдыксызлар кереп тулуга да тәэсир итә. Алардан абруйлы укытучы чыга алмый инде. Мин үзем мәктәптә эшләгән елларда Ташкичү мәктәбе укытучыларының абруе югары иде. Бездә конфликтлар да юк иде, коллективның яртысы ирләрдән тора, арада белеме белән дә, алтын кулы белән дә дәрәҗә яулаучылар күп иде. Шуңа районда иң югары нәтиҗәгә ирештек. Ул коллективтан аз кеше калды инде мәктәптә. Укытучының абруе җитәкчеләрнең аңа мөнәсәбәтенә дә бәйле. Йомышчы малай итеп карыйлар икән, дәрәҗә була алмый.

 

Рәшид Нәҗметдинов, укытучы-адвокат:

– Мин авыл мәктәбендә технология укытам, шул ук вакытта Казанда юридик оешмада эшлим. Безгә укытучылар да, укучылар да мөрәҗәгать итә. Мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы бар. Ул теләсә кайсы сораулар туганда булышырга тиеш. Прокуратура, Тикшерү комитеты… Яклаучы органнар болай да күп. Комиссия төзүгә караганда, мәктәп сыйныфларында видеокамералар урнаштыру яхшырак. Бу очракта гаугалар да бетәр иде. Укытучы белән укучы арасында бәхәсләр туганда, укытучы үзенең дөреслеген ничек дәлилли ала? Әйтик, бала дәрестә сүгенде, ди. Укучы: «Юк, мин сүгенмәдем», – диячәк. Бу очракта видеоязма дәлил булып тора ала. Бала укытучыны телефонына төшереп, интернетка да куярга теләмәс.

Әгәр укытучы үз хокукларын белмәсә, тагын 100 комиссия төзесәң дә, файда юк. Шул ягы да бар: укытучы анда мөрәҗәгать итәргә куркачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү