Теләк булса, беләк чыдар. «Ел укытучысы-2023» бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчеләре билгеле

«Ел укытучысы-2023» бөтенроссия бәйгесенең республика этабы җиңүчеләре билгеле. Алар арасында үз эшенең остасы булган татар теле һәм әдәбияты, башка фән укытучылары да, тәрбиячеләр дә бар. Ә «Ел укытучысы» булу бәхете Югары Ослан районының Иннополис лицеенда белем бирүче 28 яшьлек математика укытучысы Арман Костанянга елмайды. Сентябрьдә ул  Мәскәүдә узасы илкүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак.

Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйге өч турда узды. Укытучылар дәрес, мастер-класс күрсәтте, педагогик советта катнашты. «Ел укытучысы» номинациясендә – 45, «Педагогик дебют» юнәлешендә 21 мөгаллим көч сынашты. Яшь укытучылар арасында җиңүне Казандагы 21 нче гимназиянең биология, химия укытучысы Карина Абаза яулады.

– Мәгариф системасында төп фигура – укытучы. Алар бүгенгене дә, киләчәкне дә кайгырта. Укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү өчен, республикада күп эшләр башкарыла. Алар арасында кемнәр генә юк: хатын-кызлар да, ирләр дә, яшьләр дә, төрле фән укытучылары да. Бәйгедә катнашучыларның уртача яше – 38. Иң яшенә – 21, иң өлкәненә – 57 яшь. Әгәр үз эшеңне яратмасаң, әти-әниләр белән эшли белмәсәң, монда чыгып, кәгазьгә карап сөйләп утырудан гына файда юк, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чараның ябылу тантанасында.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова бәйгедә җиңгән иң яхшы тәрбиячеләрне котлады. Татар телле төркемдә эшләүчеләр арасында беренче урынны башкаладагы 41 нче бакча тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина алды. Казандагы 101 нче бакча тәрбиясе Юлия Токмакова «Ел тәрбиячесе» булып танылды.

– Тәрбияче – баланың борын астындагы юешен сөртүче, җырлар җырлаучы гына түгел, бик зур шәхес. Сабыйларга барысын да аңлатучы, ватанпәрвәрлек орлыклары салучы, үз туган җиренә хөрмәт уятучы да, – диде Римма Ратникова, аларны зурлап.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе җитәкчесе Зилә Вәлиева әйтүенчә, укытучы белем генә түгел, тәрбия дә бирә.

– Әгәр акча эшли беләсең икән, син – герой. Бер мәлне шундый бер чор булды. Укытучыларның тырышлыгы белән башкаларга ярдәм итә белгән, Ватан язмышы өчен борчылган кешеләрнең бәясе артты, – дип белдерде Зилә Вәлиева.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар теле укытучыларын котлады. Татар теле бәйгесендә илнең 12 төбәгеннән 12 укытучы катнашты.

– Республикадан читтә яшәүче милләтләрнең карашлары Казанга төбәлгән. Андагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бәйгедә катнашуы безнең өчен таяныч. Алар ана телен укыту белән генә чикләми, милләт баласын тәрбияли, татар икәнлеген сеңдерә, – диде Данис Шакиров.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләре – Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова һәм Казанның татар телендә белем бирүче 13 номерлы гимназиясе укытучысы Алинә Шәгәрәева.

Халидә Кирамова Төмәндә сигез милләт баласына татар телен өйрәтә. «Укытучы күңел биреп эшләсә, нәтиҗәсе дә бар. Татар теле дәресләре балалар өчен искиткеч бер ачыш булырга тиеш», – диде ул.

Алинә Шәгәрәева мәктәптә 15 ел эшли. Ул тумышы белән Спас районыннан. – Көч-куәт бетеп барганда, үзеңне кулга алып, яңа дәрт белән тотыну иң авыры булгандыр. Бик катлаулы бәйге, кискен көрәш барды. Теләк булса, беләк чыдар, диләр. Аллага шөкер, уңыш белән төгәлләнде. Укучыларым, әти-әниләрем дә сөенде. Алар минем өчен борчылып торды, – диде Алинә Шәгәрәева, сөенече белән уртаклашып.

Мөслим районының Күбәк мәктәбе директор урынбасары, татар теле укытучысы Дилбәр Гарифуллина «Традицияләр һәм яңалыкка омтылыш» номинациясендә җиңде. Аның да фикерләрен сораштык.

– «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия һөнәри бәйгесендә 2018 нче елда катнашкан идем. Ул елны 3 нче урын алдым. Быел тагын көчемне сынап карарга булдым. Бәйгегә яңалыкка омтылуым китерде мине. «Адымнар» күптелле мәктәбендә 8 нче сыйныф укучыларына Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында «Күңел җәүһәрләре» темасына сыйныф сәгате күрсәттем. Ә дәресем Каземир Малевичның супрематик картиналары нигезендә Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрен анализлауга багышланган иде. Мастер-классымда һәм методик остаханәмдә иҗади эшләүче укытучы буларак, уку грамоталылыгын формалаштыру, креатив фикерләүне үстерү буенча эш алымнарымны тәкъдим иттем. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 30 елдан артык эшлим. Укытучы ул – һәрвакыт эзләнүдә. Эзләнүләр көчле булса, табышы да көттерми, – диде Дилбәр Гарифуллина.

«Ел укытучысы» булып танылган Арман Костанянның мәктәптә эшли башлавына – 6 ел. Укытучылар сафына очраклы рәвештә генә килеп эләккән. Әмма бу һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Өч ел элек бәйгенең «Педагогик дебют» номинациясендә җиңгән.

– Иң мөһиме – укучыңның җиңүен, уңышын күрә белү. Олимпиада, бәйгедә җиңгән укучыларым өчен горурлык кичерәм. Укытучы булу – кәттәлек ул, дип балаларга еш кабатлыйм, һөнәремнең дәрәҗәсен әнә шулай күтәрергә тырышам. Балалар белән эшләүдән ләззәт алам. Гади укытучы булу гына җитми, замана укытучысы булырга кирәк, – диде Арман Костанян.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү